news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бу атнада беренче кар көтелә

news_top
Бу атнада беренче кар көтелә
Фото: © «Татар-информ»

Татарстан синоптиклары көзге салкыннар якынлашуын терки, аеруча атна азагында бу ныграк сизеләчәк. https://kazanfirst.ru шул хакта яза.

«Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец сүзләренчә, җомга, 26 сентябрьдә, республикада көчле яңгырлар көтелә, кайбер урыннарда явым-төшемнәргә юеш кар да кушылырга мөмкин. Метеоролог билгеләп үткәнчә, яңгыр белән карның берьюлы явуы – сентябрь ахыры өчен гадәти булмаган күренеш.

Белгеч, мондый кискен үзгәрешләрнең сәбәбе – төньяктан килгән салкын һава агымнары белән җылы һәм дымлы һаваның бәрелешүе, дип аңлатты. Нәкъ менә шул шартлар яңгыр белән бергә кар да барлыкка китерә.

Тишковец ассызыклавынча, соңгы елларда көзге күчеш чорында мондый «катнаш» явым-төшем ешрак күзәтелә.

Алданрак фаразларга караганда, инде пәнҗешәмбе үк һава температурасы төшәргә мөмкин: көндез +10 градустан бераз гына югарырак булыр дип көтелә. Ә җомга көнне термометр баганалары якынча +8 күрсәтәчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар