Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бу артистны таныйсызмы?

Куе, кап-кара кашлар, чем кара сакал артистны бөтенләй үзгәртеп куйган.

news_top_970_100
Бу артистны таныйсызмы?
Филүс Каһиров "Сөембикә" операсында чыгыш ясаган гримы белән төшкән сурәтне инстаграмда күрсәтте. Беренче карашка, җырчыны танып та булмый кебек. Куе, кап-кара кашлар, чем кара сакал белән Филүс Каһиров үзенә бөтенләй охшамаган.

"Җәмәгать, күптән көтелгән премьера спектакле үтеп тә китте", - ди Филүс. Аның әле сулышы да тигезләшеп өлгермәгән. Артист әлеге видеоны чыгыш ясаганнан соң төшергән.  

"Нык дулкынлану, зур җаваплылык белән шушы кичне көтеп алдык. Бүген бер тында үтте дә китте. Чыннан да, бу минем өчен зур вакыйга булып калачак", ди ул. Җырчы коллегаларына, тамашачыларга рәхмәт әйтә. 

Инстачылар Филүснең чыгышын мактап язганнар. "Искиткеч шәп булган", диләр. Инстаграмдагы видеоларда спектакльдән берничә күренеш тә сурәтләнгән.


  • "Татарстан республикада "Сөембикә" милли операсы иҗат ителү белән горурлана ала", - дип әйткән иде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов опера премьерасын караганнан соң.  




Рамил Гали фотолары

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100