news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бу апа сәхнә йолдызы бит» — җырчы Иркә әнисе җырлаганын видеога төшергән

Инстачылар җырчының әнисенең тавышына мөкиббән киткән.

news_top
«Бу апа сәхнә йолдызы бит» — җырчы Иркә әнисе җырлаганын видеога төшергән
«Татар-информ» архивы

Җырчы Иркә әнисенең җырлаганын видеога төшереп, инстаграмдагы сәхифәсенә куйган.

Инстачылар җырчының әнисенең җырлавына гашыйк булган, мактау комментарийлары калдырганнар.

«Бу апа сәхнә йолдызы бит. Әрәм булган, җырчы булмыйча. Иң югары дәрәҗәле исемнәр аныкы булыр иде. Сәламәтлек, тынычлык белән яши торган бәрәкәтле озын гомер бирсен Ходай. Бала хәсрәте күрергә язмасын. Җырлап яшә!»;

«Иркә мондый әниең булганда, син ничек җырламаска тиеш инде, ә?»;

«Бигрәк матур җырлый, атказанганнар бер якта торсын»;

«Кайсы елларда ук зур җырчы булган булыр иде әниегез. Бик матур жырлый»;

«Чиста, чишмә кебек челтерәп чыга тавышы, моңы. Менә ичмасам тавыш! Афәрин, апа», — дип комментарийлар калдырган җырчының виртуаль дуслары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар