Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бәгърем, котлыйм сине!» – Зөлфирә Шәйдуллина һәм Алмаз Мирзаянов гаиләсендә нинди бәйрәм

news_top_970_100
«Бәгърем, котлыйм сине!» – Зөлфирә Шәйдуллина һәм Алмаз Мирзаянов гаиләсендә нинди бәйрәм
Салават Камалетдинов

Бүген җырчы Алмаз Мирзаяновның туган көне икән. Шул уңайдан хатыны Зөлфирә Шәйдуллина тормыш иптәшен социаль челтәрдәге сәхифәсендә бик җылы итеп тәбрикләгән.

«Бүген Мирзаянов Алмаз – минем иремнең туган көне! Бәгърем, котлыйм сине!

Күңелеңдәге булган самимилек, олы йөрәгең, ярдәмчел булуың, талантың беркемне дә битараф калдыра алмый. Заман үзгәрсә дә, дөньясы өсте-өстенә каршылыклар китерсә дә, син үзгәрмисең! Әллә ничә еллар элек булган, барлык тереклектән бары яхшылык кына күрә белгән Алмаз һаман шундый!

Туган көнең көнне дә авыл халкы өчен зур бәйрәм ясыйсың. Исән-сау башкарып чыгарга насыйп булсын!

Без бергә һәм минем өчен бу – Аллаһтан бирелгән зур бүләк! Мәхәббәтнең ни икәнен, яратуның ничек булырга тиеш икәнен син өйрәттең.

Безнең әле шундый күп башкарасы эшләребез бар. Алда бары тик яхшысы, хәерлесе генә булсын», – дип язган Зөлфирә.

Алмаз исә үз аккаунтында үзенә ничә яшь тулуы турында уенын-чынын бергә кушып табышмак биргән: «Зөлфирәгә 25 + миңа 35 = 60. Икегә бүлгәч 30! Минус шушы ике көнбагыш һәм менә минем чын «сифрлар»! Котлауларыгыз өчен рәхмәт», – дигән ул.

Социаль челтәр кулланучылар җырчыга матур теләкләр язган.

Сүз уңаеннан, бүген Мөслим районы Татар Бүләре авылында «Саумысыз, авылдашлар!» дип исемләнгән авыл җыены була. Анда Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Айдар Тимербаев, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Алинә Даутова һәм башкалар катнаша.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100