Бу җәйдә туристлар кайларда ял итәчәк: Төркиягәме, Грузиягәме, аюлар янына кунаккамы?
Россиядә 2023 елгы туристлык сезоны, алдагысыннан аермалы буларак, эчке туризм файдасына. Төркиягә турлар бик кыйммәтләнү сәбәпле, күпләр Кара диңгез ярларын сайлый. Быелгы ял трендлары турында тулырак «Татар-информ» материалында.
«Россиялеләр Кара диңгез ярларын сайлый»
«Быел пляж ялы өчен беренче урында торган туристик юнәлеш – Россия», – ди Татарстан туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов. Аның сүзләренчә, россиялеләр Кара диңгез ярларын сайлый. Ял итүчеләрнең күпчелеге Кырымга һәм Сочига бара. Бу турыда «Татар-информ» журналисты Любовь Шебалова яза.
Шәһәрләр буенча танып белү сәяхәтен өстен күрүчеләр Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград һәм илнең туристлык картасындагы башка истәлекле урыннарны сайлый. «Кешеләр Россия буйлап күбрәк сәяхәт итә башлады», – ди ул.
Мифтахов Россиядә авиабилетларга бәяләр күтәрелүен әйтә, шул ук вакытта алар элек тә арзан түгел иде. Ләкин бу мәсьәләдә үзгәрешләр булырга мөмкин. Мисал өчен, «Аэрофлот» Россия эчендәге рейсларга бәяләрне төшерергә планлаштыра. Шул ук вакытта альтернатива да бар. «Ил буенча поездларда да йөрергә мөмкин», – дип сөйли Татарстан туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты.
Россия буенча туристлык юлламаларына бәяләр дә 5тән 25 процентка кадәр арткан, әмма моның өчен объектив сәбәпләр бар, ди ул. «Бәяләр артуга нәрсә тәэсир итә? Азык-төлек бәясе, инфляция, хезмәт хакы һәм персоналны тоту өчен премияләр», – ди Мифтахов.
Аерым алганда, «Татар-информ» әңгәмәдәше сүзләренчә, хәзер Казанда аш-су осталары белән проблема кискенләшкән: «Аларны Россиянең көньягындагы курортларга чакырганнар». Алар сезон башлангач 4-5 айга шунда эшкә китә, аннары кире кайталар. Һәм бу ел саен шулай. «Кадрлар проблемасын бездә беркем дә юкка чыгармады», – дип җөпли Мифтаховның сүзләрен «Компаньон СП» турагентлыгы генераль директоры Сергей Пасечник.
«Дагыстанлылар үзләренә төшкән бәхетне әле аңлап бетерми»
AVT авиабилетлар сату компаниясе директоры Азамат Сабиров «Татар-информ»га эчке туризмның елдан-ел 10-15 процентка үсә баруын әйтте.
Ул, яңа юнәлешләр субсидия булганда ачыла, ди. Сабиров Россиянең мондый төбәкләреннән Дагыстанны аерып әйтә, бу төбәк уңайлы, арзан һәм бик матур. «Дагыстанлылар бу бәхетне кайчан аңларлар да, республикаларының чын курортка әверелүе өчен акча кертә башларлар», – дип зарлана агентлык әңгәмәдәше.
Моннан тыш, Сабиров бу республикада, Ирандагы кебек, берничә тыю гамәлдә булуын искә төшерде. Мәсәлән, туристларга халык алдында үбешергә, ачык кием кияргә ярамый. «Бу күренеш туризм үсешен тоткарларга мөмкин, икенче яктан караганда, җирле менталитет үзенчәлекләре юкка чыгарга мөмкин. Гомумән алганда, россиялеләр анда бик теләп бара», – ди ул.
AVT компаниясе директоры сүзләренчә, Татарстан башкаласы да җәлеп итү үзәгенә әверелә. Илдә барган вакыйгалар эчке туризм үсешенә ярдәм итте, дип сөйли Сергей Пасечник. Ул да, аның хезмәттәшләре дә, Татарстанны бик еш чаралар үткәрү өчен сайлыйлар, нәтиҗәдә корпоратив туристлар саны арта, дип әйтәләр.
«Компаньон СП» директоры әйтүенчә, Казанда кунакларны урнаштыру өчен 5 «5 йолдызлы» һәм шул ук санда яхшы «4 йолдызлы» кунакханә бар. «Ә аннан соң инде барысы да сервис, транспорт, кухняны белү һәм башкалардан тора», – ди Пасечник. Россия буенча сәяхәтләргә килгәндә, Дагыстанга, Чечняга, Калининградка, Сочига, Минераль Суларга, Алтайга һәм Байкалга төркем белән баручылар күп икән.
Россия туриндустрия берлегендә (РСТ) табигатьтә актив ял модага кереп баруын әйтәләр. Экскурсия программалары походлар, катамараннарда һәм байдаркаларда йөзүләр, глэмпингларда ял итү белән тулыландырыла. Иң популяр юнәлешләр арасында Камчатка, Куриллар (аерым алганда, Итуруп утравы), Мурманск өлкәсе, Алтай, Карелия һәм башка төбәкләр. Моннан тыш, РСТ мәгълүматлары буенча, соңгы вакытта туристлар хайваннар дөньясын күзәтү белән кызыксына башлаган. Мәсәлән, Мурманск өлкәсенең Териберка бистәсенә китлар карар өчен баралар. Ә ерак көнчыгыштагы Врангель һәм Геральд утрауларына круизның исеме үк «Ак аюларга кунакка» дип атала.
Туры очышлар булмаса да, Грузия популярлыгын югалтмады
Шушы көннәрдә Россия Президенты Владимир Путин Россиядән Грузиягә авиаочышларга, шулай ук анда юлламалар сатуга кертелгән тыюны бетерде. 15 майдан бу ил гражданнары Россиягә визасыз керә ала.
19 майда Россиянең «Азимут» авиакомпаниясенең Мәскәүдән Тбилисига беренче рейсы булыр, дип планлаштырыла, шуннан соң бу маршрут буенча очышлар көн саен башкарылачак. Моннан тыш, 16 майда Грузиянең Georgian Airways авиакомпаниясе Россия белән авиаэлемтәгә рөхсәт алды: Мәскәүгә очышлар 20 майдан башлап атнага 7 тапкыр башкарылачак. Red Wingsның да Росавиациядән Мәскәү, Самара һәм Казаннан Грузиягә очарга рөхсәт соравы билгеле.
Грузиягә барырга әзер булган россиялеләр саны елына миллионнан артып китәргә мөмкин, дип саныйлар Россия туриндустрия берлегендә. Чагыштыру өчен: ФСБ чик буе хезмәте мәгълүматлары буенча, 2018 елда авиарейслар туктатылганчы, бу Кавказ арты Республикасын 1,3 млн россияле сәфәр кылган.
Грузиягә барырга теләүчеләр бик күп булырга мөмкин, әмма аның потенциалына ике тотрыклы фактор тәэсир итәчәк, дип саный РСТ Президенты Илья Уманский. «Беренчедән, чит илләргә очарга мөмкин булган Россия «бортлары» саны, чөнки Грузия хакимиятләренең безнең икеләтә теркәлгән самолетларга карата позициясе әлегә аңлашылмый. Икенчедән, урнаштыру объектларының сыйдырышлылыгы», – дип саный ул.
Аның сүзләренчә, әлеге Кавказ арты республикасында номерлар фонды чикле, андагы кунакханәләр, Россия туристларын югалтканнан соң, алар урынына чит ил туристларын җәлеп итте.
Россия туристлык индустриясе берлеге вице-президенты Дмитрий Горин фикеренчә, Грузиядә туризм өчен мөмкинлекләр күп. Анда экскурсия, дәвалану, пляж ялы өчен барырга мөмкин. Шул ук вакытта сәфәр озын очышлар да таләп итми, визалар да кирәкми. Бу ил шулай ук транзит юнәлеше буларак кулланыла, анда күп кенә чит ил лоукост-ташучылары оча.
Моннан тыш, Горин әйтүенчә, Грузиягә турыдан-туры очышлар булмаганда да сорау бар иде. Аларны яңадан торгызу исә, күләмнәрне берничә тапкыр арттырырга ярдәм итәчәк.
AVT компаниясе директоры Азамат Сабиров «Татар-информ»га үз вакытында Казаннан Тбилисига беренче рейсларны ачуда катнашканын сөйләде. «Бу юнәлеш – яраткан һәм күптән көтелгән, шуңа күрә яңалыклар да – позитив һәм шатлыклы», – ди агентлык әңгәмәдәше.
Сабиров сүзләренчә, элек Грузия башкаласына көненә 2 авиарейс иде һәм аларга сорау зур иде. Ул Европа чикләүләрен исәпкә алып, хәзер дә ихтыяҗ зур булыр, дип ышана. «Грузия – сәяхәт өчен яхшы юнәлеш», – ди Сергей Пасечник.
«Төркиядә ял итү хәзерге көндә күпләр өчен актуаль түгел»
Чит ил курортлары турында сөйләсәк, Төркия быел да лидер булып кала, әмма ял итүче россиялеләр саны быел ул кадәр күп түгел, ди Мифтахов.
Аның сүзләренчә, быел ял итәргә баручылар кимү сәбәбе – бу илгә юлламаларның уртача 50-60 процентка кыйммәтләнүе. Шуңа күрә, бу юнәлеш россиялеләрнең күпчелеге өчен хәзер актуаль түгел. Башкача әйткәндә, Антальяда ял итү хәзер бик кыйммәткә төшә. Шулай ук Мисыр һәм Әмирлекләр кебек чит ил курортлары бар. «Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, әлбәттә, бик эссе, әмма турларның бәясе яхшы», – ди Татарстан туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты.
Моннан тыш, Сергей Пасечник сүзләренчә, май-июль айларына Әмирлекләргә юллама бәяләре арзанайган. «Чөнки анда эссе. Бу һәр сезонда шулай була. Элек җәй көне самолетлар анда бөтенләй очмый иде. Хәзер очышлар ел әйләнәсе бар, шул исәптән Казаннан да. Бу юнәлеш популяр, һәм, һава торышына карамастан, һәркемнең анда барасы килә», – дип аңлатты ул.
Ә менә Грециягә хәзер туры очышлар юк, анда бары тик Төркиядә яки Казахстанда күчеп утырып кына барып җитеп була. Тунис һәм Марокко кебек юнәлешләр ачык. Әмма анда Мәскәүдән генә барып була һәм рейсларның булу-булмавы да билгеле түгел. Мәсәлән, Марокко белән Пасечник компаниясе инде берничә ел эшли икән, әмма анда туризм сезоны бездә кыш булганда башлана, ди ул.
AVT компаниясе директоры Азамат Сабиров, россиялеләр, чит илдә ял сайлаганда, Төркия һәм Әмирлекләргә өстенлек бирәләр, дип раслады. Аларга Мисыр өстәлә.
«Май аенда ял итү арзанракка төшә»
Сергей Пасечник сүзләренчә, хәзер җәйге Төркия «уяна», кышка ябылган кунакханәләргә тәкъдимнәр ачыла. Арзан «биш», «дүрт» һәм «өч» йолдызлы кунакханәләргә урыннар барлыкка килә.
«Төркия Татарстанда һәрвакыт популяр булды. Әйе, чит илгә очу кыйммәткә төшә. Россия буенча да шулай ук. Җирле хакимиятләр тарафыннан хупланган субсидияләнә торган юнәлешләр генә искәрмә», – диде ул.
«Компаньон СП» агентлыгы башлыгы сүзләренчә, туристлык юлламасы бәясенең төп өлешен авиабилет бәясе алып тора. Туроператор тур бәясе пакетын формалаштырганда, аңа авиаочыш бәясе, кунакханәгә трансфер, яшәү һәм экскурсияләр керә.
«Юллама бәясен арзанга да эләктереп калырга мөмкин. Аны «тота» белергә кирәк. Бу – соңгы көндә, клиентлар җыелып бетмәгәндә булырга мөмкин», – диде ул, нюансларны ачып. Пасечник сүзләренчә, турны арзан бәядән май аенда очар алдыннан гына яки сентябрь ахырында – октябрь башында сатып алырга мөмкин. Җәйге чорда арзан бәяләрне табу авыр», – ди ул.
«Төркиядә май аенда ял итү арзанракка төшә, – дип нәтиҗә ясады ул. – Бу очракта, бәлки, диңгездә озак коенып булмаячак, әмма шулай да коенып чыгып булачак». Ә менә августка юлламаларны хәзер броньлау яхшырак, ди Пасечник. Җәйнең соңгы аенда сатылмаган урыннарга яки «янган» турларга өметләнергә кирәкми.
Ул шулай ук «Татар-информ»га, соңгы 3 елда россиялеләрнең тагын бер тренды барлыкка килде – кышкы Төркиядә ял итү, дип сөйләде. Гадәттә, бу илдә кыйммәтле кунакханәләр ел әйләнәсе эшли һәм аларга сорау да бар: алар буш калмый. Әгәр элек анда сезон ябылу белән нигездә немец пенсионерлары ял итсә, хәзер күбесенчә россиялеләр, Казахстан һәм башка элекке совет республикалары халкы килә.
Нил буйлап круизмы, әллә Сочидагы «Родина»мы
Керемнәре уртачадан күбрәк булып, кыйммәтрәк ялга мөмкинлекләре булучылар нәрсәләр сайлый соң? Нигездә «люкс» категорияле юнәлешләр белән шөгыльләнүче «Компаньон СП» туристлык агентлыгында, Мисырга сорау юк, дип әйтәләр. «Әлбәттә, теләгән очракта, туристларны Пирамида иленә дә җибәрергә мөмкин. Мәсәлән, Нил буйлап круизга. Әмма моның өчен Мисырның тарихи өлешен карау теләге кирәк», – ди компания башлыгы.
«Кыш көне Мальдив һәм Сейшел кебек юнәлешләр кыйммәт тора. Хәзер алар арзанрак булачак, чөнки альтернатива барлыкка килә: Тунис һәм башка визасыз илләр, һәм шул ук безнең Сочи», – ди ул. Мәсәлән, Сочида, Пасечник сүзләренчә, бик лаеклы «Родина» мотеле бар. Анда кайчандыр Юрий Гагарин да ял иткән. Ләкин аны европа бәясе аркасында бик сирәк сайлыйлар. «Ул моңа лаек булса да», – ди ул.
Шул ук вакытта «люкс»ны сайлаучылар тирә-юньнәрендә дә «люкс»ны күрергә тели. Ә Сочида, кызганыч, барысы да катнаш, – дип сөйли ул. Европада, Сергей Пасечник сүзләренчә, «люкс» бик күп түгел, шулай да ул бар. Безнең илдә дә VIP класслы кунакханәләр барлыкка килде: Әстерханда, Алтайда һәм Мәскәү янында. Ләкин аларга барып җитү һәрвакыт бик үк уңайлы түгел.
«Европа илләренә тур бәяләре үзгәрмәде диярлек. Виза алуда кыенлыклар гына барлыкка килде. Һәм, әлбәттә, авиабилет бәясе кыйммәтрәккә төшә, чөнки анда Төркия яки Сербия аша барырга туры килә», – ди Компаньон СП туристик агентлыгы җитәкчесе. Бу илләрнең кайсысы аша барып җитү отышлырак, дигән сорауга килгәндә, кагыйдә буларак, Сербия арзанрак, әмма яңа һәм зур Истанбул аэропорты һәркемгә таныш һәм уңайлы, дип нәтиҗә ясады Пасечник.