Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

БТР куып алып китеп танылган Фәнис Хөсәеновның истәлегенә мәктәптә парта куелган

news_top_970_100
БТР куып алып китеп танылган Фәнис Хөсәеновның истәлегенә мәктәптә парта куелган
Фәнүр Шәйхисламов фотолары

«Башинформ» хәбәр итүенчә, Башкортстанның Тәтешле районында хәрби операциядә һәлак булган Фәнис Хөсәеновның исемен мәңгеләштергәннәр. Ул укыган Яңа Кайпан (Новокайпаново) авылы мәктәбендә Фәнис Хөсәенов истәлегенә парта урнаштырылган.

Мәктәпне тәмамлагач, Фәнис Хөәсенов Булкайпан авылында колледжда укыган. Анда да истәлек тактасы урнаштырылды, дип сөйләгән авыл башлыгы Фәнүр Шәйхисламов.

«Ул безне яшь килеш ташлап китте, чын ирләрчә, сугышта, Ватанны саклап китте. Югалту ачысы белән бергә аның өчен горурлык хисләре кичерәбез!» – дигән ул.

Фәнис Хөсәенов «Барс-17» батальонында хезмәт итә. 2022 елның сентябрендә ул БТР куып алып кайта. Бу вакыйгадан соң ул ялга кайта, җирле телевидениедә шул хакта репортажлар була. Фәнис Хөсәенов кабат хәрби операциягә киткәч, гыйнвар башында һәлак була, 17 гыйнварда аны җирләделәр.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100