Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Брянскидагы атышта кызын югалтучы ана: «Кызым, үскәч, табиб булырга хыяллана иде»

news_top_970_100
Брянскидагы атышта кызын югалтучы ана: «Кызым, үскәч, табиб булырга хыяллана иде»
Фото: Шот телеграм-каналы

Брянскиның 5нче гимназиясендә булган фаҗигадә үлгән 13 яшьлек Марияне җирләгәннәр. Аның әнисе Ольгага каравы да авыр. Әмма, төрле имеш-мимешләрне таратыр өчен, ул журналистлар белән сөйләшү өчен үзендә көч тапкан, дип яза Starhit.

«Минем кызым Мария белән аны атып үтергән Алина аралаштылар, туган көннәренә бер-берсен чакырышалар иде. Укытучы Алинаның төрле җиргә атуын әйтте. Маша беренче булып басып торган, һәм ул ут астына эләккән. Аның җилкәсенә, үпкәсенә, артериясенә тигән. Машаның туган көне 27 декабрьдә. Туган көнеңә кемне чакырасың, дип сорагач, ул, Алинаны чакырам, дип әйткән иде. Кызым һәркем белән дус, һәркем белән аралаша иде, ул конфликтсыз иде. Үскәч, табиб булырга һәм кешеләрне коткарырга хыяллана иде», – диде Машаның әнисе.

Мәктәптә атыш оештырган Алинаның әтисе Дмитрийның тоткарлануы билгеле. Аңа карата «утлы коралны тиешенчә сакламау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ир-атны 2 елга төрмәгә утыртырга мөмкиннәр. Шулай ук хокук саклау органнары тарафыннан мәктәп директоры һәм уку йортын саклауны тәэмин итү белән шөгыльләнүче оешма җитәкчесеннән дә сорау алынган.

Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко кушуы буенча, атышта зыян күргән 2 баланы махсус борт белән Брянскидан Мәскәүгә алып килделәр. Аларның хәле табиблар тарафыннан «тотрыклы авыр» дип бәяләнә», – дип язган Брянск өлкәсе башлыгы Александр Богомаз үзенең Telegram-каналында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100