Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Брянск өлкәсендә кабат тимер юлны шартлатып, вагоннарны аударганнар

news_top_970_100
Брянск өлкәсендә кабат тимер юлны шартлатып, вагоннарны аударганнар

РЖД хәбәр итүенчә, Брянск өлкәсендә тимер юлны шартлату нәтиҗәсендә, йөк төялгән 20 вагон ауган. Өлкә губернаторы Александр Богомаз, Снежетьская станциясендә шартлаткыч шартлавы нәтиҗәсендә, локомотив һәм 20 вагон ауганы хакында әйткән, дип яза «Коммерсантъ». 

Каза күрүчеләр юк, вагоннар янмаган. Алардан күкерт һәм селитра аккан, дип яза «База».

1 майда Брянск өлкәсенең Унеченский районында 2 локоматив һәм 7 вагон шулай ук тимер юлны шартлату нәтиҗәсендә ауган иде. Ягулык һәм такта төягән вагоннарга ут капкан.

Полиция велосипедка утырып йөргән бер кешенең фотороботын да чыгарды. Бераздан бу кешенең табылуы, аның гаепсез булуы ачыкланды. Полициядә бу очракларда гаеплеләрне эзли.

1 майда Ленинградның Гатчина районында электр баганасы шартлатып аударылды. Тагын 3 баганада шартламаган шартлаткычлар табылган.

1 майда Брянскида булган вакыйганың видеосы:

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100