Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Брянск өлкәсенә һәм Кырымга Украина дроннары белән һөҗүм ясалган

news_top_970_100

Брянск өлкәсендә «Новозыбков» нефть суырту станциясенә Украина беспилотнигы һөҗүм иткән, зыян күрүчеләр юк. Бу хакта өлкә губернаторы Александр Богомазга сылтама белән РИА Новости яза.

«Украина Кораллы Көчләре беспилотник ярдәмендә «Транснефть» җәмгыятенең «Новозыбков» нефть суырту станциясе территориясенә һөҗүм итте. Зыян күрүчеләр юк», – дип язган ул «Телеграм» каналында.

Төбәк башлыгы сүзләренчә, урында оператив хезмәтләр эшли.

Моннан тыш, Мамай, Тростань, Дружба, Новское һәм Дубровка торак пунктларында электр энергиясен вакытлыча аерып торганнар, аны тиешле эшләрне эшләп бетергәч кире торгызачаклар, дип өстәгән Богомаз.

Россиянең башка чиктәш субъектларындагы кебек үк, бу төбәктә дә терроризм куркынычының сары дәрәҗәсе гамәлдә. Бу вокзалларда һәм башка җәмәгать урыннарында карауларны, стратегик объектларны, шул исәптән энергетика структурасын саклауны һәм башка чараларны күздә тота.

Кичә кич Кырымның төньягындагы Джанкой шәһәрендә дә һава һөҗүменә каршы оборона чаралары эшли башлаган. Шаһитлар 3 дрон белән һөҗүм булуы турында әйтә.

Төбәк башлыгы Сергей Аксенов хәбәр иткәнчә, кыйпылчыклар йорт һәм кибет өстенә төшкән, бер кеше зыян күргән. Джанкой башлыгы Игорь Ивин шәһәргә пилотсыз аппаратлар һөҗүм иткәнен хәбәр итте, дип яза Коммерсантъ сайты.

«Хәзер нәтиҗәләр ясала, компенсацияләр турында карарлар кабул ителәчәк. Мин эш урынында, барлык ведомстволарның эшен координациялим», – дип язган Аксенов «Телеграм»да. Урынга Кырым Министрлар Советы Рәисе урынбасары да килгән.

«Беспилотник очып килгән. Берничә объектка зыян килгән. Южная урамындагы шәхси йорт, җимерелүләр бар», – дигән «Кырым 24» телеканалына Джанкой башлыгы. Аның сүзләренчә, шәһәр үзәгендә азык-төлек кибетенә ут капкан, электр челтәрләренә зыян килгән.

Игорь Ивин сөйләгәнчә, яраланган 33 яшьлек ир-атны хастаханәгә салганнар. Аның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янамый.

Дрон калдыкларында интернет-мемнар күргәннәр. Аларда – елмайган кеше сурәте. Кырым башлыгының киңәшчесе моны: «Цинизм яки шизофрения», – дип бәяләгән.

Дроннардагы шартлаткычлар, күбрәк зыян салу өчен, күпсанлы ярчыклар белән тутырылган булган.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100