Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Брянск гимназиясендә фаҗига: «Хәзер монда ничек укырга?»

«АиФ-Брянск» 7 декабрьдә Бежица районында булган фаҗигане тикшерү барышын күзәтүне дәвам итә. Зыян күргән балалар нинди хәлдә һәм тикшерү барышы турында нинди яңа детальләр барлыкка килгән?

news_top_970_100
Брянск гимназиясендә фаҗига: «Хәзер монда ничек укырга?»
Фото: bryansk.aif.ru, Евгений Мосин

Зыян күрүчеләр нинди хәлдә?

8 декабрьдә, Брянск гимназиясендә атыш булганнан соң икенче көнне, рәсми мәгълүматлар әллә ни артмады. Брянск өлкәсе губернаторы Александр Богомаз үзенең телеграм-каналында иң зур зыян күргән ике малайны вертолетта Мәскәүгә Россия балалар клиник хастаханәсенә дәвалану өчен җибәрүләрен хәбәр итте. Аларның хәле тотрыклы авыр дип бәяләнә.

«Брянск табиблары барлык кирәкле квалификацияле ярдәмне күрсәтте. Балаларның тормышына бернинди дә куркыныч янамый», – диде төбәк башлыгы.

Өч баланың хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә, алар Брянск өлкә балалар хастаханәсендә дәвалана. Төбәк башлыгы да аларның хәлләрен белешергә килгән.

Алдагы берничә көндә Брянскида Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Ашыгыч психологик ярдәм үзәге һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Сербский исемендәге психиатрия һәм наркология фәнни-тикшеренү үзәге белгечләре эшләячәк. Зыян күрүчеләргә медицина ярдәменнән тыш, аларның гаиләләренә психологик ярдәм күрсәтеләчәк. Шулай ук Брянскида 5нче гимназиянең балалар, ата-аналар һәм педагоглары өчен психологик ярдәм күрсәтү һәм ярдәм күрсәтү хезмәте эшли башлады. Ул Протасов урамы, 1/1 адресы буенча урнашкан «Огма» сәләтле балалар үзәгендә урнашкан, диелә төбәк Мәгариф һәм фән департаменты хәбәрендә.

Булган хәлләр әлегә кадәр Брянскның 5нче гимназия укучыларының күз алдыннан китми. Балалар әйтүенчә, күпләр, шул исәптән 1нче сыйныф укучылары да, үз кабинетларының тәрәзәләреннән яраланганнарны һәм үлгәннәрне алып чыгуларны күргән. Шулай ук фаҗига булган уку йортының дүртенче катындагы кан эзләрен. «Безгә хәзер ничек укырга? Бу катны тулысынча сүтеп атарга кирәк!» – ди укучылар катгый рәвештә. Аларны әлегә дистанцион укуга җибәргәннәр.

Атыш 9.15 сәгатьтә башлана. Шаһитлар әйтүенчә, беренче «ашыгыч ярдәм» тиз килеп җиткән, ә икенчесен озак көтәргә туры килгән, 20 минут, гәрчә хастаханә гимназиядән ерак булмаса да. Бу вакытта педагоглар үзләрен төрлечә тота. Алина әтисенең мылтыгы белән биология дәресенә килеп керә. Класста булган биология укытучысы Офеля Мкртчанны герой дип атыйлар – яшь хатын балаларны пулялардан каплый, һәм хәтта үзе дә зыян күрә. Ул, күрәсең, каты яраланмаган, чөнки яраланган өлкәннәр турында хәбәр ителмәде. Балаларны коткарган һәм аларны кулларында күтәреп ташыган яшь физкультура укытучысы Максим Корабец та билгеләп үтелә.

Вакыйга вакытында ул спорт залында була, аның янына курыккан бер бала килеп, барысын да сөйләп бирә. Педагог, инструкция буенча, балаларны саклар өчен бинаны бикләргә йөгерә, шул вакыт Офеля Мкртчянның кычкыруын ишетә. Ул аңа ярдәмгә ташлана.

«Дүртенче катта яраланган малайны күрдем. Ул канга баткан иде, мин аны идәнгә утырттым, яраларын кысып тотарга, ярдәм көтәргә куштым. Үзем Офеля Эдуардовна чакырган кабинетка йөгердем. Барысы да шунда булган иде. Маша яраланган иде, аңа ярдәм күрсәттем», – дип сөйли Корабец Рен ТВ журналистларына.

Кызганыч, барлык укытучылар да үзләрен шулай тотмый.

«Дүртенче катта атыш башлангач, бездә, бер кат астарак, инглиз теле дәресе бара иде һәм укытучы: «Ничек инде, мин җәйге ял өчен шифаханәгә юллама гына сатып алган идем бит!» – диде. Һәм әкрен генә, алмаштырыр өчен, үкчәле аяк киемнәрен сала башлады. Гаҗәп, бу вакытта кеше нәрсә турында уйлый ала... Шөкер, безнең малайларыбыз яхшы – алар үзләре ишекне парталар белән каплый башлады. Чөнки беренче атудан соң 7 минутлап вакыт узгач, кемдер ишек тоткасын селкетә башлады», – ди 9нчы сыйныф укучыларының берсе.

Бу – Алина идеме? Юктыр. Ул үзе атыш оештырган биология кабинетыннан чыкмаган кебек күренә. Фотолардан күренгәнчә, ул аңа яхшы әзерләнгән. Гимназиягә кап-кара киемнән килгән. Ә мәктәптә формага таләпләр традицион – өске өлеш ак, аскы өлеш кара булырга тиеш. Кәгазьләр өчен тубуста яшеренгән мылтыктан тыш, үзе белән ау пычагын да алып килгән, аны аяк киемендә яшергән. Һәм, мөгаен, янгын чыгарырга планлаштырган, аның рюкзагында эреткеч тутырылган шешә һәм берничә зажигалка табыла. Ул бу арсеналын кулланырга өлгерми – классташларына атканнан соң, үз-үзенә кул сала.

Алина ата башлагач, идәнгә яткан балалар куркып кына калган – шуның белән котылган. Ә ут сызыгына эләккән балалар зыян күргән.

Фаҗигадә гомере өзелгән 14 яшьлек Машаның әнисе Ольга сүзләренчә, Алина хаотик рәвештә аткан. Ә аның кызы беренче булып басып торган, пулялар аның үпкәсенә кергән һәм артериясенә тигән. Шул ук вакытта, «Shot» телеграм-каналында язуларынча, Мария Алина белән яхшы мөнәсәбәтләрдә булган. Узган ел алар бер-берсенең туган көннәренә дә килгәннәр. Быел да Маша Алинаны чакырырга җыенган, 27 декабрьдә аңа 15 яшь тулырга тиеш була. Кызлар гимназиядән ерак түгел бер ишегалдында яшәгәннәр. Ольга кызларның егет бүлешә алмау мөмкинлеген дә кире кага. Аның кызы беркем белән дә очрашмаган. Һәм һәрвакыт конфликтлардан качарга тырышкан. Кешеләргә ярдәм итәр өчен табиб булырга хыялланган. Дини гаиләдә үскән, өлкән абыйсы студент, кечесе шул ук гимназиядә укый. Кызны шимбә көнне, 9 декабрьдә җирлиләр.

Фаҗига кичендә гимназия янында мемориал барлыкка килде – кешеләр чәчәкләр һәм йомшак уенчыклар алып килә.

Сәбәп нәрсәдә?

Рәсми булмаган төп версия – кызның сыйныфташлары тарафыннан кыерсытылуы өчен үч алуы. Безнең чыганаклар бу фактны кире какмый. Шул ук 5нче гимназиянең 9нчы сыйныф укучысының әбисе анда микроклиматның сәламәт булмавын әйтә. Узган ел гына «бишле»ләргә генә укучы бер кыз башка мәктәпкә күчәргә мәҗбүр булган, чөнки яшьтәшләре аны кыерсыткан. Үлгән Машаның туганы Марина да шул ук сүзләрне әйтә.

«Минем балам да 5нче гимназиядә укыды. Ләкин бу учреждение бик пафослы, әти-әниләр дә шундый ук, шуңа күрә без башка мәктәпкә күчтек», – дип сөйли ул «АиФ-Брянск» хәбәрчесенә.

Алина да башка балалардан аерылып торган – бик аралашмаган һәм социаль челтәрләрдә утырмаган. Шуның өчен аны «ак карга» кебек күргән булырга мөмкиннәр дә.

Әле 2 атна элек кенә гимназия укучыларын, шул исәптән Алинаны, психологлар тикшергән. Алар балаларда суицид омтылышлары һәм ялгызлык халәте бармы икәнен караган. Алина тестны уңышлы узган, шуңа күрә аның белән өстәмә әңгәмә уздырып тормаганнар. Әмма үлгән Машаның әнисе әйтүенчә, 2 атна элек куркыныч һәм зарарлы мәгълүматны трансляцияләгән ниндидер чат барлыкка килгән, һәм бу хакта балалар белән сөйләшергә карар кылган булганнар. Ләкин сөйләшү уздырылмаган...

Алинаның укуына һәм тәртибенә карата бернинди дә дәгъвалар булмаган. Ләкин укытучылар аның әнисе белән социализация турында вакыт-вакыт сөйләшеп торган, чөнки бала үз эченә бикләнгән булган. Алинаның игезәк туганы Дашаны да «аралашучан түгел» дип әйтәләр. Алар гадәттә мәктәпкә гел бергә барган. Ләкин бу юлы башкача булган.

Алина белән Дашаның гаиләсен күршеләре «нормаль» дип атый. Әти-әнисе игезәкләрне Төркиягә ял итәргә алып барган. Кызларның әнисе судта хуҗалык мөдире, ә әтисе элеккеге хәрби, шәхси сак предприятиесендә эшли. Ир-ат ау белән мавыга һәм кызын да банкаларга атарга өйрәткән. Шуңа күрә ул мылтык белән бер проблемасыз идарә итә алган.

Кызларның әтисенең фаҗига алдыннан туган көне була, аңа 53 яшь тула. Әтисенең мылтыгын урлау өчен, Алина бу мөмкинлекне кулланган булырга мөмкин, дип фаразлана. Күршеләре исә бәйрәм уңаеннан бернинди дә шау-шу булмавын әйтә.

Кем гаепле?

Алинаның әтисе Дмитрийга карата «Ике кешенең үлеменә китергән утлы коралны саксыз саклау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Аңа 2 елга кадәр колония яный.

Шул ук вакытта Брянск өлкәсе прокуратурасы, рәсми рәвештә, балигъ булмаганнарның белем бирү оешмаларында иминлек шартларын тәэмин итү турындагы законнарның үтәлешен тикшерүне оештыруын хәбәр итте. Һәм 7 декабрь иртәсендә Брянскиның 5нче гимназиясендә керү урыныннан стационар металл детекторны алулары ачыклаган. Шуңа күрә 8нче сыйныф укучысы бер проблемасыз утлы корал алып керә алган. Гимназиянең вазифаи затлары үз бурычларын тиешенчә үтәмәү сәбәпле, тикшерүчеләр РФ ҖК 293нче маддәсенең 3нче өлеше буенча җинаять эше кузгаткан («Битарафлык»).

Кайбер телеграм-каналлар язганча, бу көнне уку йортын Яңа елга бизәгәннәр һәм шуңа күрә металл детекторы рамкасын сүндереп торганнар. Түбәндәге видеода шул рамканы экспертизага алып китүләре күрәнә.

Исегезгә төшерәбез, гимназияне 52 яшьлек Галина Сауткина – РФ мәгарифенең мактаулы хезмәткәре җитәкли. Директор вазифасында ул 2017 елдан бирле эшли, ә элегрәк математика укыткан. Шул ук вакытта, 7 декабрь кичендә Брянск вице-мэры Сергей Антошин, әлеге вакыйга турында сөйләшү өчен, ашыгыч рәвештә барлык мәктәп директорларын җыя. Хәзер кайбер матбугат чаралары бу фаҗигадә гаепле итеп мәктәпне күрсәтергә тырыша.

Ничек кенә булмасын, гаеплеләрне эзләү инде башланган.

Әлегә гимназияне саклаган ЧОО «Эскалибур» компаниясенең 40 яшьлек генераль директоры Сергей П.ның һәм шулай ук мәктәпне саклаган һәм Алинаны кул металлодетекторы белән тикшермәгән 51 яшьлек Галина Ч.ның тоткарлануы турында мәгълүматлар чыкты, ләкин болар – әлегә расланмаган хәбәрләр. Ләкин мәктәптә кул металлодетекторы булганмы сон – монысы аерым сорау. Аларга «Ике кешенең үлеменә китергән куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү»дә гаепләүләр белдерелә. Максималь җәза – 10 ел колония.

ЧОП җитәкчесе турында кешеләр яхшы сүзләр генә әйтә. Ул үзе Бежицада яши, берничә ел элек ТСЖ рәисе булган һәм үзе яшәгән йорт белән актив шөгыльләнә башлаган, бу вакыт эчендә анда күп нәрсә эшләнгән. Аның шәхси сак предприятиесе турында да уңай фикерләр генә күренә.

Кайбер мәгълүматлар буенча, Брянск гимназиясен саклау контракты ноябрь ахырында тәмамланган, ә аны гыйнварда яңартырга җыенганнар. Брянск шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте исә, гимназия, Брянскиның башка мәктәпләре кебек үк, ЧОП хезмәткәрләре тарафыннан саклана, дип хәбәр иткән. Шул арада, уку йортларында куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча масштаблы тикшерүләр башланган.

Эзәрлекләүләр тыелырмы?

Брянскидагы фаҗигадән соң Дәүләт Думасы депутатлары законнарга үзгәрешләр кертү турында уйлана. Аерым алганда, алар «эзәрлекләү» терминын законга кертергә җыена, чөнки һәр бишенче укучы буллинг белән очраша, ләкин барысы да хәтта иң якыннарына да кимсетүләр турында сөйли алмый.

Хәзер әлеге планда начар булган мәктәпләрне ачыкларга телиләр, аларга профилактикалау өчен психологлар җибәреләчәк. Шулай ук балалар куркынычсызлыгы концепциясен кабул итүне тизләтергә планлаштыралар. Һәм мәгариф оешмаларын саклауга таләпләрне кырысландырырга – мәктәпләрдәге сак хезмәтен дәүләтнеке итәргә тәкъдим итәләр.

«АиФ-Брянск»тан тәрҗемә ителде. Авторы: Ирина Алексеева

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100