Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Броньлы кеше дә мобилизацияләнергә мөмкин икәнлеге ачыкланды

news_top_970_100

Эш урыныннан бирелгән бронь 100 процент мобилизациядән котылып калу чарасы түгел. Ханты-Мансий автоном округы судындагы карар шуны күрсәтә, дип яза «МК».

Сургутта яшәүче Сергей Вахрамеевны октябрь аенда мобилизациялиләр. Ул «Сургутнефтегаз» оешмасында эшләгән була. Сергей, броне булуы сәбәпле, военкоматны судка бирә. Әмма беренче инстанцияне дә, югары инстанцияне дә оттыра. Июль аенда суд коллегиясендә дә аның броне кире кагыла. Апеляция карарында судьялар броньнең ни сәбәпле 100 процент гарантия булмаганын аңлаткан.

Бронь мобилизация чорында түгел, тыныч вакытта бирелергә тиеш. Мобилизация башлангач, «ишекләр ябыла». Эш бирүче Сергейны исемлеккә өлешчә мобилизация башлангач керткән, шуңа да аның броне «дөрес түгел» дип табылган.

Адвокат Владимир Тригнин тыныч вакытта бирелгән броньнең дә йөз процент гарантия булмавын әйткән. Әгәр военкомат үзенә бирелгән исемлектәге кешеләрне дөрес итеп рәсмиләштереп бетермәсә, тыныч вакытта бирелгән исемлектәге кешеләр дә броньсез калырга мөмкин. Ягъни, эш бирүче дә, бронь алган кеше дә «исемлекне военкоматка бирдек» дип уйларга мөмкин, ә чынлыкта ул кешеләрнең броне расланмаган булуы бар. Кемгә бронь бирелә икәнен эш бирүче түгел, военкоматлар хәл итә. Монда кешенең яше, хәрби званиесе, белгечлеге, кем булып эшләве карала. Дөрес итеп һәм вакытында бирелгән броньгә гариза да хәл ителә дигән сүз түгел. Моны Дума депутаты Виктор Соболев та раслый. «Бронь өчен «тимер нигез» – оборона комплексы предприятиеләрендә эшләү, – дигән ул. – Ул кеше гариза язып, броньнән баш тарта ала, андыйлар күп».

ХМАО суды карарыннан чыгып фикер йөрткәндә, хәтта хәрби заводта эшләү дә бронь алуга гарантия түгел. «Бронь отсрочка бирүнең абсолют нигезе була алмый. Мобилизацион чараларны тормышка ашыру өчен, военкомат броньле кешеләрне дә алырга хаклы», – диелгән анда.

Айтишниклар мобилизациягә алынмый, дигәннәр иде. Әмма бу да бронь түгел. Аннары мондый катгый критерийлар бар. Айтишник эшләгән предприятиенең махсус реестрда аккредитация үтүе, ә хезмәткәрнең профильле белемле, хезмәт килешүе белән эшләве шарт. Айтишникларга бронь бирелми, бары тик Оборона министрлыгының карары белән алынмыйча тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100