Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Брокколи һәм кузаклы фасольдән витаминлы салат рецепты

Бусалат узган елгы катырылган яшелчәләрне кулланып бетерү өчен дә сәбәп була.

news_top_970_100
Брокколи һәм кузаклы фасольдән витаминлы салат рецепты
Резидә Фәйзуллина

Сарманда яшәүче Резидә Фәйзуллинадан витаминлы салат рецепты тәкъдим итәбез.

Салат өчен: брокколи кәбестәсе, кузаклы фасоль, татлы борыч, кыяр, суган, сарымсак

Брокколины кисәкләргә бүләргә һәм кайнап чыккан суга салып, чама белән биш минут, пешекләп алырга. Пешекләнгән брокколины, кайнар судан алуга ук, сап-салкын суга салып суытырга, бу брокколи яшел төсен югалтмасын өчен эшләнелә.

Шул ук кайнар суга катырылган яшел фасоль кузакларын салып, шулай ук чама белән биш минут, пешекләп, аннары салкын суда чайкатып алырга. Шул ук суда катырылган болгар борычын бер-ике минут пешекләп, соңыннан салкын суда тотып алырга.

Яңа өзелгән кыярны саламлап турарга.

30-40 мл чамасы соя соусына ярты аш калагы аш серкәсе, бер чәй калагы анар согы (наршараб), 4-5 аш калагы сыек май, орегано, прованс үләннәре, тоз салып маринад ясарга. Суганны турарга, сарымсакны сытарга һәм маринадка салып бераз каплап тотарга. Аннары яшелчәләрне өстәп, яхшылап болгатып, өстен каплап, суыкка куеп торырга.

«Бер дигән салат килеп чыга, рәхәтләнеп, авыз тутырып, сыйланасы гына кала», — дип язган хуҗабикә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100