Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Британиядә коронавирусның лабораториядә ясалган вирус булуын белдерделәр

Инглиз һәм норвег галимнәре коронавируста кеше кулы тигән элементлар бар дип исбатлый.

news_top_970_100
Британиядә коронавирусның лабораториядә ясалган вирус булуын белдерделәр
Пиксабей

Британия профессоры Ангус Далглиш һәм Норвег вирусологы Биргер Соренсен коронавирус кеше тарафыннан махсус ясалган дип белдерде. Бу хакта Daily Mail га сылтама белән РИА Новости яза.

Белгечләр фикеренчә, Кытай галимнәре SARS-CoV-2 вирусын Ухань лабораториясендә ясаган. Аннары алар «эз югалтырга», вирусның табигый мутация нәтиҗәсендә барлыкка килгән икәнлеге күренсен өчен тырышкан.

Далглиш һәм Соренсен Уханьда 2002-2009 еллар арасында үткәрелгән тәҗрибәләрне тикшергән һәм Кытай галимнәре, Америка галимнәре белән бергәлектә вирусны ясаган дигән нәтиҗәгә килгән.

Белгечләр фикеренчә, вирусны мөмкин кадәр йогышлырак итәргә тырышканнар. Кытайлар ярканатлардагы вирусны алып аңа «энә» «кадаган». Шушы энәдә 4 аминокислота рәте табылган, бу исә вирусның табигый булмавын күрсәтә ди Далглиш һәм Соренсен. Барлык аминокислоталар да «уңай» — ул кешенең «тискәре» күзәнәкләренә магнит кебек ябыша. «Уңай» аминокислоталар, магнит полюслары кебек, бер-берсеннән этелә, шуңа күрә табигатьтә өч «уңай» аминокислоталы рәт тә сирәк очрый. Ә дүрт «уңай» аминокислоталы рәт — мөмкин түгел диярлек күренеш», — дигән Биргер Соренсен.

АКШ та коронавирусның очраклы килеп чыгуына шик белдерә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы күптән түгел үз докладында коронавирусның Ухань лабораториясендә ясалып таралуын мөмкин түгел хәл дип атаган иде. Оешма галимнәре аны ярканаттан башка берәр җан иясенә, аннары кешегә күчкән дип белдерде. АКШ һәм тагын 13 ил бу нәтиҗәләр белән килешмәвен әйтте, вирусның килеп чыгышын җентекләп өйрәнүне таләп итте. Кытай исә АКШның бу гаепләвен кире кага, аны «сәяси уен» дип белдерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100