news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Британия премьер-министры Тереза Мэй вазифасыннан китүе турында әйткәндә елап җибәргән - видео

Британия премьер-министры Тереза Мэй вазифасыннан китүе турында әйткәндә елап җибәргән - видео

news_top
Британия премьер-министры Тереза Мэй вазифасыннан китүе турында әйткәндә елап җибәргән - видео

Бөек Британиянең Консерватив партиясе лидеры Тереза Мэй вазифасыннан китүе турында игълан иткәндә күз яшьләрен тыеп тора алмаган. Бу хакта CNN хәбәр итә.

Премьер-министр чыгышының азагында хисләрен бөтенләй тыя алмыйча, тавышлары калтырана башлаган. Үз илен яратуы һәм аңа хезмәт итүе турында әйткәндә ул күз яшьләрен агыза һәм тиз генә китеп бара. 

Тереза Мэй Консерватив партия вазифасыннан китү сәбәпле, премьер-министр вазифасыннан китә. 

Мэйны бу вазифадан китәргә партиядәшләре мәҗбүр иткән. Алар партия лидерының Бөек Британияне Евросоюздан чыгару юнәлешендә алып барган эшчәнлегеннән риза булмаган. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар