Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Британия королевасы Елизавета II вафат

news_top_970_100
Британия королевасы Елизавета II вафат

Британия королевасы Елизавета вафат булды, дип хәбәр итә Букингем сарае. Аңа 96 яшь иде.

Елизавета II – Британия тарихында иң өлкән патшабикә. Ул – идарә итүенең «агалтын» юбилеен – 70 еллыгын билгеләп үткән монарх.

Королева 1952 еның 6 февралендә идарә итә башлаган.

Елизавета — король Георг VI һәм Елизавета Боуз-Лайон кызы, 1926 елның 21 апрелендә Лондонда туа. Әтисе 1936 елда король тәхетенә утыргач, Елизаветаның да королева булу ихтималлыгы барлыкка килә. Сугыш вакытында ул армиядә хезмәт итә, 1947 елда Грек һәм Дания принцы Филиппка кияүгә чыга – ире барлык титуллардан баш тартып, Британия гражданына әйләнә һәм «Эдинбург герцогы» титулы ала. Елизавета королева булганда 25 яшьлек була, аның ике баласы була. Аннары аның тагын ике балсы туа.

Елизавета II Британия һәм Британия корольлеген таныган 15 илнең җитәкчесенә әйләнә.

Елизавета очраклы рәвештә королева була, дияргә мөмкин: аның абыйсы Эдуард VIII тәхеттән баш тартыр дип, берәү дә уйламый. Елизавета II королевага әйләнгәндә, Британиянең премьер-министры Уинстон Черчилль була, АКШта президент – Трумэн, СССРда – Сталин. Ул – «салкын сугыш», үзгәртеп корулар, СССР таралуларның шаһиты.

Королева музейлар ача, хәйрия белән шөгыльләнә, парадлар кабул итә, атта йөри, машина йөртә. Дөрес, үзенә карата сүз әйтелмәсә дә, гаиләсен гаугалар урап узмый. Аның олы улы принц Уэльский Чарльзның Диана Спенсер арасындагы мөнәсәбәтләрен әлегә кадәр язалар. Әмма Елизавета II үзенең статусына тап төшерми. Ул бик күп ил җитәкчеләре белән очраша, өлкән яшьтә дә аек акылы, үз-үзен тотышы, акыллы сораулары белән әңгәмәдәшләрендә соклану уята.

Британия кануннары буенча, король итеп, Елизаветаның улы Чарльз билгеләнергә тиеш. Аңа 73 яшь. 

Британия – конституцион монархия. Король эшчәнлеге конституция белән чикләнә. Әмма ул шактый хокукларга ия.

  1. Парламент утырышларын ача.
  2. Законнар королева имзалагач кына үз көченә керә. Әмма соңгы тапкыр монархның законны кире кагуы 1708 елда гына булган.
  3. Кайбер министрларны билгели ала.
  4. Җинаятьчеләрнең җәза срогын кыскарта ала.
  5. Британия паспортын бирә.
  6. Хәрби көчләр белән идарә итә.
  7. Парламентны куып тарата ала.
  8. Мактаулы титул бирә ала.

 

Королева таҗын кигәннән соң.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100