Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бриллиантовая рука»да уйнаган Светлана Светличнаяга операция ясамаячаклар

news_top_970_100

РСФСРның атказанган артисткасы Светлана Светличнаяның аскы казналыгында шеш тапканнар.

Светличная соңгы вакытта сул як колагы сызлаудан газаплана. Бик тиз хәле китә, күзе начар күрә башлаган. Актрисаны тикшергәннәр. Аның муенында 2 тапкырга зурайган лимфа төеннәре табылган, УЗИ нәтиҗәсендә 3 сантиметрлы шеш тапканнар.

84 яшьлек артистканы, гистология һәм тиешле дәвалану планын билгеләсен өчен, онкологка җибәргәннәр. Аңа «яман шеш» диагнозы куелган, әмма ул онкологияне дәвалаудан катгый баш тарткан. «Mash» телеграм-каналына билгеле булганча, биопсия авыруның үсүен һәм яман шеш авыруы билгеләрен күрсәткән. Әмма актриса сәламәтлеген тикшерү нәтиҗәләреннән соң, табибларның барлык тәкъдимнәрен дә кире каккан. Табиблар аңа операция ясамаячак, тиешле дарулар билгеләнәчәк.

Соңрак томографиядә баш миендә шеш барлыкка килүен күргәннәр. Психиатрия хастаханәсенә ул шуның аркасында эләккән булырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100