Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бриллиантлар һәм алтыннар урлаган кыз СИЗОда китап язу белән мәшгуль

Полиция хезмәткәрләре тикшерү эшләре алып барганда, гаепләнүче кыз СИЗО камерасында китап яза.

news_top_970_100
Бриллиантлар һәм алтыннар урлаган кыз СИЗОда китап язу белән мәшгуль
«Башкортостан» дәүләт телерадиокомпаниясе төшергән видеодан скриншот

12 млн сумлык алтын бизәнгеч әйберләре урлаган зәркән кибетенең элекке кассирын кулга алыну вакыты озайтылган. Бу хакта gtrk.tv сылтама белән Башкортстанның «Кугарчинские вести» хәбәр итә. Полиция хезмәткәрләре эшне тикшерү белән мәшгуль, гаепләнүче кыз СИЗОда китап яза. Ни турында, ни өчен һәм хокук саклаучылар анда төп сорауларга җавап таба алачакмы – моны Ангелина Машкова ачыклаган.

Гаепләнүче кыз СИЗО камерасында китап яза.

Фото: © «Башкортостан» дәүләт телерадиокомпаниясе төшергән видеодан скриншот

«Конвой астында богаулы куллар белән кергән кызның йөзендә чытлык елмаю. 22 яшьлек Карина Макарова кабат судның утырышлар залына үтә. 12 млн сумлык алтын эшләнмәләр урлауда гаепләнүче СИЗОда 2 ай утырган инде. Эчке эшләр министрлыгы тикшерүчеләре кулга алыну вакытын озынайтуны сорыйлар. Элекке кассир үзе исә өенә җибәрүләрен сораса да, сакчылар күзәтүендәге тормышыннан зарланмый. Камерада ничек вакыт үткәрүен яшерми сөйли. Ул анда инде китап язарга өлгергән.

«Китаплар укыйм. Булган хәл турында үзем китап язам.

Китапка исем уйладыгызмы әле?

Әйе... «Алтын мәхәббәт».

Күпме язарга өлгердегез инде?

Тулысынча, 250 бит».

Нәкъ менә мәхәббәт белән аңлатырга тырыша Макарова үзенең угрылык гамәлен, әмма алтынга түгел, ә ниндидер ир-атка карата мәхәббәте белән. Имеш, аны бу эшкә барырга күндергәннәр. Әмма аны котыртучы кем ул, һәм, гомумән, андый кеше бармы – тикшерүчеләр төбенә төшә алмаган. Камера объективларына кыз үзе генә эләккән. Язмаларда аның алтын бизәнгечләрне ашыга-ашыга җыюы күренә. Берничә минуттан инде ул, зур пакетлар тотып, сәүдә үзәге бүлегеннән чыга, ишекне бикли һәм җинаять урыныннан китеп бара. Качкын кызны Түбән Новгород өлкәсендә тоткарлыйлар, ә менә урланган бизәнгечләрне таба алмыйлар.

Максим Родионов, Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте башлыгы:

«Дзержинскта туган 22 яшьлек хатын-кыз, соңгы вакытта Уфада ювелир кибетендә эшләгән, эзләүгә бирелде. Кызны теркәлү урыны (прописка) буенча таптылар һәм этап белән Уфага озаттылар. Хәзер җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре урланган байлыкларны эзли».

Бриллиантлар, чынлап та, кая соң? Бу сорау полиция хезмәткәрләрен генә түгел, гаепләнүченең элекке эш бирүчеләрен дә борчый. Макарованың кулга алынган вакытта биргән версиясе һаман үзгәрешсез.

«  Бу алтын бизәнгечләр хәзер кайда?

Карина Макарова, гаепләнүче:

Мин аларны курьерга тапшырдым, шуннан соң минем белән элемтәне өзделәр, Телеграмдагы барлык язышуларны юкка чыгардылар».

Макарова тарихы кай ягы беләндер Салават шәһәреннән банк кассиры Луиза Хәйруллина белән булган хәлгә охшаган. 2019 елда ул эш урыныннан миллионнар алып чыга алган. Тоткарлагач, шулай ук, анда да акча тапмыйлар. Аеруча зур күләмдә акча урлаган өчен, Хәйруллинаны 5 елга гомуми режимдагы колониягә җибәрәләр. Мөгаен, зәркән кибетен басучы бу кызны да шундый ук язмыш көтәдер. Әлегә суд гаепләнүченең арестын тагын бер айга арттырды. Эшне тикшерү дәвам итә, полиция хезмәткәрләре берничә экспертиза билгеләделәр».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100