Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

БРИКС саммиты: чәкчәкле каршы алулар, махсус операция, консуллык ачу турында сөйләшүләр

Бүген Казанда БРИКС илләре саммиты башланды. Татарстан башкаласы дәүләт башлыкларын, премьер-министрларны кабул итә.

news_top_970_100
БРИКС саммиты: чәкчәкле каршы алулар, махсус операция, консуллык ачу турында сөйләшүләр
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Россия Президенты Владимир Путин дүшәмбе кичендә Казанга килде.

Фото: © kremlin.ru

Эфиопия Премьер-министры

БРИКС саммитында катнашу өчен, Казанга Эфиопия Премьер-министры Абий Әхмәт килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Һиндстан премьер-министры

БРИКС саммитында катнашу өчен, Һиндстан Республикасы премьер-министры Нарендра Моди да Казанга килде.

Һиндстан Республикасы премьер-министры Нарендра Моди

Фото: © Илья Питалев, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

Мәртәбәле кунакны Татарстан Республикасы башкаласы халыкара аэропортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Һиндстан премьер-министрын шулай ук Казан мэры Илсур Метшин сәламләде.

Аэропортта Нарендра Модига чәк-чәк һәм икмәк белән тоз тәкъдим иттеләр.

«Казанга сәфәрем Һиндстан белән Россия арасындагы аерым бер төрле һәм приоритетлы стратегик партнерлыкны тагын да ныгытачак», – дигән Моди сәфәре алдыннан.

«Кунакчыллыгыгыз, җылы һәм ачык күңелле булуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга – шундый матур шәһәргә килүемә шатмын. Һиндстанның бу шәһәр белән тирән тарихи элемтәләре бар», – диде Нарендра Моди Казан турында.

Быел июльдә Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди Казанда һәм Екатеринбургта илнең ике яңа консуллыгы ачылуы турында игълан иткән иде. Путин аның бу тәкъдимен хуплады. «БРИКС саммитында катнашыр өчен Казанга – шундый матур шәһәргә килүем белән бәхетлемен. Һиндстанның бу шәһәр белән тирән тарихи бәйләнешләре бар. Бу шәһәрдә Һиндстанның Генераль консуллыгы ачылгач, безнең мөнәсәбәтләр тагын да ныгыячак», – диде Нарендра Моди.

Моди Россия белән Украина арасындагы конфликт тыныч юл белән хәл ителергә тиешлеген әйтте.

Россия белән Украина арасындагы конфликт тыныч юл белән хәл ителергә тиеш, Һиндстан моңа мөмкин булган ярдәмне күрсәтергә әзер, дип белдерде Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди Казандагы БРИКС саммиты кысаларында узган Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда.

«Россия һәм Украина арасында дәвам иткән конфликтны хәл итү юлларын эзләү буенча без даими рәвештә элемтәдә торабыз. Элегрәк әйткәнемчә, без, барлык проблемалар тыныч юллар белән хәл ителергә тиеш, дип саныйбыз һәм әлеге илләр арасында тизрәк тынычлык торгызуны тулысынча хуплыйбыз. Без киләчәктә дә теләсә нинди ярдәм күрсәтергә әзер», – дип белдерде Моди.

Көньяк Африка Республикасы Президенты

Көньяк Африка Республикасы Президенты Матамела Сирил Рамафоса БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга килде. Халыкара аэропортта аны Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Көньяк Африка Республикасы Президенты Матамела Сирил Рамафоса

Фото: © видеодан стоп-кадр

Россия Президенты Владимир Путин һәм Көньяк Африка Республикасы Президенты Сирил Рамафоса БРИКС саммиты мәйданчыгында сөйләшүләр башлады.

«Сез безгә бар яктан да теләктәшлек белдереп торасыз, һәм без моңа бик шат. Шуның нәтиҗәсендә без тарихыбызның шушы этабына ирештек. Без Россияне бик кадерле союздаш һәм дус дип саныйбыз. Сез баштан ук безне хупладыгыз – апартеид белән көрәшкән көннәрдән алып хәзерге вакытка кадәр», – диде Көньяк Африка Республикасы Президенты.

Ул шулай ук Владимир Путинны Россия рәислегендә саммит оештырылуы белән котлады. Путин Россиянең Африка дәүләтләре белән мөнәсәбәтләрне ныгытуга аерым әһәмият бирүен әйтте. «Россия – Африка Петербург саммиты нәтиҗәләре буенча кабул ителгән уртак документларны: декларацияләрне һәм 2026 елга кадәр билгеләнгән планнарны гамәлгә ашыру өстендә бергәләп эшлибез», – диде ул.

Кытай Рәисе

Кытай Рәисе Си Цзиньпин БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга килде.

Кытай Рәисе Си Цзиньпин

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Халыкара аэропортта аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин һәм Казан мэры Илсур Метшин каршы алды.

Си Цзиньпин Казан Кремлендә Владимир Путин белән очрашты.

«Россия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләр – илләр арасындагы элемтәләрнең дөрес төзелү үрнәге», – дип белдерде Владимир Путин очрашуда.

Россия лидеры ассызыклаганча, Мәскәү белән Пекин арасындагы хезмәттәшлек тигез хокуклы һәм ирекле характерда алып барыла.

«Быел Россия белән Кытай дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 75 еллыгын билгеләп үтә. 2023 елда товар әйләнеше рекордлы 227,8 миллиард доллар тәшкил иткән. 2024 елда, сөйләшүләр материалларында билгеләп үтелгәнчә, үзара сәүдә үсүен дәвам итә», – диде Россия Президенты Владимир Путин.

Си Цзиньпин Татарстан һәм Кытайның элек-электән бәйле булуларын әйтте.

«БРИКС саммиты Казанда уза, мин бу шәһәр турында бик күп мәгълүмат белдем. Әлеге саммит та зур әһәмияткә ия. Миңа 400 ел элек безнең илләрне тоташтырган Бөек чәй юлының да Казан аша үткәнлеге билгеле булды. Нәкъ менә шул юл аша Кытайда җитештерелә торган уишань чәен Россиянең төрле төбәкләренә китергәннәр», – дип сөйләде Си Цзиньпин.

Мавритания Президенты

Мавритания Президенты Мөхәммәд Ульд Газвани БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга килде. Мәртәбәле кунакны Татарстан Республикасы башкаласы халыкара аэропортында Республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды. Аэропортта Мөхәммәд Ульд Газванига чәкчәк һәм икмәк белән тоз тәкъдим иттеләр.

Мавритания Президенты Мөхәммәд Ульд Газвани

Фото: © Алексей Даничев, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

Иран Президенты

Иран Президенты Масуд Пезешкиан БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга килде.

Мәртәбәле кунакны Татарстан Республикасы башкаласы халыкара аэропортында Татарстан премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин һәм Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов каршы алды. Аэропортта Масуд Пезешкианга чәкчәк һәм икмәк белән тоз тәкъдим иттеләр.

Иран Президенты Масуд Пезешкиан

Фото: © Илья Питалев, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

Лаос Президенты

Лаос Президенты Тхонглун Сисулит БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга килде.

Лаос Президенты Тхонглун Сисулит

Фото: © Кирилл Зыков, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

Мәртәбәле кунакны Татарстан Республикасы башкаласы халыкара аэропортында Республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды. Аэропортта Тхонглун Сисулитка чәкчәк һәм икмәк белән тоз тәкъдим иттеләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100