Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бригада», «Полицейский с Рублевки» сериаллары актеры вафат

Виталий Альшанский «Молодежка» сериалының режиссеры булган.

news_top_970_100
«Бригада», «Полицейский с Рублевки» сериаллары актеры вафат
Илнар Төхбәтов

Актер Виталий Альшанский вафат булган. Аңа 52 яшь иде. Бу турыда артистның танышы сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

«Ул үлде. Ни булганын төгәл белмим, тик йөрәк авыруыннан диләр», — ди актриса Ольга Сидорова.

Аның сүзләренчә, бу көтелмәгән хәбәр, чөнки Альшанский сәламәт булган.

«Әле бер ай элек кенә күрештек. Ул җырлады, биеде, без аралаштык, авыру турында бер генә сүз дә булмады», — дигән актриса.

Виталий Альшанский «Бригада», «Полицейский с Рублевки», «Доярка из Хацапетовки» һәм башка сериалларда төшкән. Ул «Молодежка» сериалы режиссеры булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100