Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бригада» фильмы йолдызы төрмәдән чыккан һәм яман шештән үлгән

«Бригада» фильмында Саша Белыйны саклый торган төркем җитәкчесе Шмидтны уйнаган артист әле язын гына колониядән чыккан булган.

news_top_970_100
«Бригада» фильмы йолдызы төрмәдән чыккан һәм яман шештән үлгән

Легендар «Бригада» сериалында Шмидт ролен башкарган Дмитрий Гуменецкий Мәскәүдә яман шештән үлгән. Аңа 49 яшь булган. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Кинода карьерасын башлаганчы, ул спецназ майоры була, хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Аннары артист булырга карар кыла. Аның хәрби үткәне һәм ир-атларча көчле кыяфәте аркасында сериалга бик тиз алалар.

Гуменецкий уйнаган криминаль образлар чынлыкта да чагыла. 2016 елда ул наркотиклар саклаган өчен хөкем ителә. Алты ел төрмәдә утыра, 2021 елның апрелендә колониядә чыга.

Тамашачы аны «Бумер», «Магнитные бури» һәм башка сериаллардагы рольләре аша белә. Иң танылган роле «Бригада» фильмында Саша Белыйны саклый торган төркем җитәкчесе Шмидт була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100