Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әбри Хәбриев: «Соңгы 20-30 елда кеше явызланганнан явызлана бара»

Әбри Хәбриев билдән түбән юморы өчен ояламы? Юмор остасы мәҗлесләрне күпмегә алып бара? Артистны нәрсә елата ала? Бу һәм башка сорауларга ул «Гадел әңгәмә» тапшыруында җавап бирде.

news_top_970_100
Әбри Хәбриев: «Соңгы 20-30 елда кеше явызланганнан явызлана бара»
Рамил Гали

Данияр, бу сорауны сиңа күп тапкыр биргәннәрдер инде, әмма минем дә әңгәмәне шул сораудан башлыйсым килә. Нигә Әбри, ә Данияр түгел?

Арча педагогия көллиятендә укыганда төркемдәш егетем Марат белән төрле чараларда дискотекалар оештыра идек. 2003-2004 елларда Яңа ел бал-маскарадында дискотека үткәрергә кирәк иде. Афиша ясаганда, диджей булып чагарга уйладык.

Тәхәллүс кирәк бит инде. Анда нинди генә вариантлар булмады, фамилиямнең беренче ике хәрефе белән исемнең беренче ике хәрефен дә кушып карадым, тегеләй дә, болай да әйләндердек. Яңгырамый… Озак уйлаганнан соң, фамилиямә карап утырам, беренче хәрефен һәм кушымчасын алып атсаң, Әбри кала. Кызык. Калды шул килеш, диджей Әбри булып. Аннан соң онытылды ул.

Казанга мәдәният һәм сәнгать институтына укырга кердем. Беренче курсны тәмамлагач, кастингта катнашып «Татар радиосы»на урнаштым. Беренче эфирга Булат Бәйрәмов белән чыктым. «Кем булып чыгасың эфирга, үз исемең беләнме, әллә берәр тәхәллүс аласыңмы?» — ди. Шул вакытта теге чактагы тәхәллүс искә төште. «Әйдә, Әбри генә булмасын инде», — диделәр дә, Әбри Хәбриев булып калды.

«Кайбер артистлар кебек космик бәяләр куярга яратмыйм»

Юмор, эстрададан тыш, син әле мәҗлесләр дә алып барасың. Мин үз туема Әбри Хәбриевны алып баручы итеп чакырырга теләсәм, күпме түләргә тиеш булам?

Быелгы бәяләр белән карасак, бөтен төркемебез белән Казанда 45-50 мең арасында. Казаннан читтә булса, юл хакы өстәлә.

Максималь сумма бармы?

Юк, ул бәйрәмнең катлаулылыгыннан да тора. Кайвакыт зур корпоративларга чакыралар, анда ярылып бетеп эшләргә туры килә. Ул чакта бәя бераз үсә. Тик безнең эстрададагы кайбер артистлар кебек космик бәяләр куярга яратмыйм. Мин булганына шөкер итәм. Үз бәямә эшлим, клиентта канәгатьлек хисләре тудыра алам икән, мин шуның белән бәхетле.

Миңа күп тапкыр: «Сез бу бәя генә тормыйсыз. Сезнең урында мин бераз арттырыр идем», — дип килеп әйткәннәре бар. Әкренләп елдан-ел артып бара инде ул. Инфляция дигән әйбер бар, бәяләр арта, аппаратурасын ремонтлыйсың, шул ук юл чыгымнары. Тик, әйтәм бит, мин космик бәяләргә каршы. Мин үземне тамашачыга якынрак артист дип уйлыйм. 200-300 мең куясың икән, сине чакырырга теләүче кеше шундук читләшә.

Хәзерге заман тамашачысын кайчакта бик аңлап та бетереп булмый. Үз бәяңне әйтәсең дә, алар: «Абау, шулай аз гынамыни? Ярар, без уйларбыз», — ди.

Мин беркайчан да планшет тотып, укып алып бармыйм. Андыйлар конферансье, алып баручы түгел. Алмаз Миргаязов (хәзер «Китап» радиосының баш мөхәррире — «Интертат» искәрмәсе) заманында: «Алып баручылар һәм тамадалар була. Тамадалар — планшет тотып, ә алып баручылар җанын биреп эшли», — дип әйткән иде. Менә мин җанын биреп эшләүчеләр рәтендә инде.

Тамада дисәләр, синең өчен кимсетү буламы?

Кеше аңлатмасын белеп тә бетерми аның. Тамада дисәләр дә ачуланмыйм, үпкәләмим. Аңлата башласаң, кеше аңламый, аңларга теләми дә. Күпме такысаң да аңламаячак. Әле кайчакта «Тамадаларга зур рәхмәт», — дип тә куялар. Мин карап куям инде, «Берничә что ли без монда?» — дип.

Әбри, син, чыннан да, киң кырлы шәхес. Юмор остасы, пародист та, мультфильмнар да тавышландырасың, шигырьләр язасың, укыйсың, җырлыйсың. Ә кайсы күбрәк табыш китерә?

Мәҗлес, банкет, концертлардыр күбрәк. Калган өлкәләрдә эшләвем керем өчен түгел, үзем өчен. Гомумән, ир-ат һәрвакыт нәрсәдер эшләргә өйрәнергә, камилләшергә тиеш. Чөнки билгеле бер көн килеп җитә ала, синең нәрсәдер эшләргә, ниндидер останы чакырырга финанс ягыннан мөмкинлегең булмаска мөмкин. Тоттың — үзең эшләдең.

«Халыкка билдән түбән юмор кирәк иде»

Эстрадага беренче адымнарыңны хәтерлисеңме?

2005 елда Казан мәдәният һәм сәнгать институтына укырга кергән вакытлар. Җәй көне, керү имтиханнары. Документларны Фәрит абый Бикчәнтәевка һәм Салават абыйга бирдем. Әзерлек курсларына язылдым. «Бүре догасы» дигән әсәр өйрәндек. Имтихан вакытында тыңладылар да, Римма апа Ибраһимова: «Менә бу әсәреңне Салават Зәкиевичка сөйләп кара әле. Аның „Бүре“ дигән җыры бар, бәлкем, концертка кертеп җибәрер», — ди.

Бер-ике көннән килдем дә сөйләп күрсәттем. Салават абый: «Давай, кыскарт, әзерлә. Бересеннән уникесенә кадәр Камал театрында концертта чыгыш ясарсың, ярыймы? Пәнҗешәмбе килерсең, кыскартылган вариантны сөйләп күрсәтерсең. Дальше будем думать», — диде. Мин инде канатланып чыгып киттем.

Әле ул вакытта укырга кергәнменме, юкмы икәнемне дә белми идем. Әзерләнеп, унике көн буе Камал театры сәнәсендә Салават абыйның концертында чыгыш ясадым. Шунысы истә калган, Ирек абый Баһман бер концерттан соң сәхнә артына килеп: «Энекәш, булдырасың! Әйбәт. Төзәтәсе әйберләр күп әле, тик туктама», — дип кулымны кысты. Алга таба эшләргә бу канат бирде дә инде миңа.

Аннан соң әкренләп юморга кереп киттек. Ул вакытта тамашачы эстрада драматургиясенә зур игътибар бирми иде. Кешегә, киресенчә, билдән түбән юмор кирәк иде. Кызык, мәзәк, кешедән көлү кирәк иде. Халык шуны сорагач, безгә шушы юнәлештә билдән түбән юморны да кулланып эшләргә туры килде. Яшәргә, акча эшләргә кирәк бит.

Кеше: «Ә-әй, бу теге оятсыз, билдән түбән нәрсә сөйләп йөргән Әбри», — дияр инде, яшермим, булгандыр. Тамашачы үзе шуны сорады.

Бүген дә шулаймы?

Юк, Аллага шөкер. Бүген халыкка югары мәдәниятне, зәвыклы эстраданы кире кайтарырга кирәк. Бүгенге заман тамашачысы шигыренә дә, юморга да игътибар итә. Билдән түбән юморга хәзер, Аллага шөкер, төшкән юк. «Үкенәсеңме?» — дигән сорау туар инде, юк, үкенмим. Һәрбер кеше билгеле бер этапны үтә-үтә тәҗрибә туплый. Башлангыч чорда кеше ялгышырга сәләтле, бу безнең кечкенә генә хатабыз булгандыр, тәҗрибә туплау өчен.

«Рәвешләр»гә аяк чалучылар булды»

Аннан соң «Рәвешләр» барлыкка килде. Белгәнемчә, гастрольләр белән йөргәндә аяк чалучылар да булган икән.

Булды. Башта «Балакайларым, сезнең алдан һәм арттан бер-ике атна бер кешене дә алмыйбыз», — диләр иде. Концерт куярга киләсең, бездән алдан яки артта бүтән кешенең концерты. Бәлки, бу мәдәният йортларында эшләүчеләрнең хилафлыгыдыр, бәлки, бераз төрткәннәрдер инде. Мин хәзер фаразлыйм гына. Менә бу артист акча төрткән дә, аны бездән алдан куйганнар, дип әйтмим. Фаразлыйм гына.

Газеталарга «Менә аларның концертына бардык, ямьсез әйбер күрсәтәләр», — дип язып чыгучылар булды. Махсус заказ белән эшләнгән мәкаләләр язучылар да булды. Явызлыкмы, көнләшүме бу? Бәлки, «Рәвешләр“дәге берәребезне яратмаган кешенең үч алуыдыр? Белмим.

Соңгы 20-30 елда кеше явызланганнан явызлана бара. Бүген дә шулай, тагын да көчлерәк әле ул бүген. Елдан-ел дуслар саны да кими. Моның турында әле беркайда да сөйләгәнем юк. Бу — эксклюзив әйбер. 2019 елны каршылаганда авылга бал-маскарадка кайтып бара идек. Җил машина бару уңаенда, җепшек кар явып, ул шундук бозга әйләнгән иде. Борылышта машина юл читенә китеп, шлагбаумның сиксәненче елларында куелган баганасына бәрелдек. Бөтен саклык мендәрләре атылып…

Иң якын дусларның берсенә шалтыраттым. Ул: «Ой, мин нидә бит… Еракта… Килеп җитә алырмынмы икән соң?» — диде. «Ярар, аңлашылды», — дим. Икенчесенә шалтыраттым. Егерме-утыз минут дигәндә килеп җитте. Ә ераклык шул ук иде…

Зур чыгымнар таләп иткән ел булды ул. Аннары пандемия башланды. Акча керми, машинага ремонтка китә дә китә… Машинада хатын белән идек. Аллага шөкер, үзебезгә бернәрсә дә булмады, машинага хәйран гына каты зыян килде.

«Драма карасам, үкереп елыйм»

Кемнәргә пародия ясарга яратасың?

Салават абыйдыр инде ул. Иң җиңел, иң җайлы чыкканы. Җайлы дип тә, ничә ел буе әкренләп-әкренләп өйрәнеп эшләнгән әйбер әле ул. Миңа җырлау манерасы җиңелрәк бирелә. Кайбер артистларны өйрәнгәндә яртышар ел вакыт уза, кайберсе җиңел генә килеп чыга.

Ә кемгә бик нык пародия ясарга теләсәң дә, ясап булмый?

Рөстәм Нургалиевич бик авыр. Күпме интегәм инде шуңа… Һаман килеп чыкмый әле. Тавыш ягыннан авыр. Ә җыр ягыннан иң авыры хатын-кызлар.

Юморист тормышта да гел елмаеп, көлеп йөридер кебек. Ә тормышта гел алай гына булмый бит ул.

Шулай дип уйлыйлар да. Мин тормышта бик җитди кеше. Төрле чак булгалый инде. Балалар киреләнеп утыра икән, кычкырып та атам, күтенә дә төшерергә мөмкин берне, чапылдатып әйбәтләп… Тәрбия чарасы буларак, әти кеше малайны тәрбияләгәндә, бала сүз тыңламаса, аңа бер тапкыр булса да каеш төшереп алырга тиеш. Бер тапкыр, каешның нәрсә икәнен белсен өчен.

Әйе, ул гомерлек яра. Ләкин ул тәрбия чарасы. Безнең әти дә шулай итте, әти бер тапкыр сукты миңа. Ярды, дөресен генә әйткәндә. Шуннан соң «каеш» диюгә, шалт-шолт бөтен әйберне эшләп куя идек.

Шулай итеп, кырыслыгым да уянып ала, кайвакыт «психушкадан» качкан шикелле үрле-кырлы сикереп йөрим. Балалар шаркылдап көләләр инде анда. Гомумән, миндә психологиянең бөтен характерлары да бар. Мин холерик та, сангивник та, флегматик та, меланхолик та.

Драма карыйм икән, үкереп елыйм. Спектакль буламы ул, фильмгамы кереп китеп, уйланып йөреп, төшенкелеккә бирелеп, меланхоликка әйләнеп бетәм. Икенче көнне бөтенләй кызу: әйдә, моны эшләргә кирәк, тегендә барырга кирәк, дип йөрим.

Үкереп елый алам, дидең. Соңгы тапкыр кайчан еладың?

Бу көннәрдә генә Кәрим Тинчурин театрына барып кайттык. «Өч аршын җир» дигән драмага бардык. Ахыргы сүзләрдә шыңшып утырдым, үксеп… Бәрде! Спектакль уртасында да рәхәтләнеп бер-ике җирдә күз яшен агызып алдым. Ахырдан чыгарыннан чыгарганнан соң, икешәр сәгать елаганнан соң шыңшып утырган кеше шикелле утырдым. Шыңшып, шешенеп мендем сәхнәгә. «Болай ярамый бит инде, нәрсәгә шулай кешене мыскыл итәсез?» — дип көлдем. Үзем көләм, күзләр шешенгән.

«Мине маңкорт, надан диючеләр — үзләре үк маңкорт, үзләре үк надан»

«Интертат»ка биргән интервьюңда син: «Рус эстрадасында „игра слов“ дигән күренеш бар. Рус теле — ул бай тел. Ә безнең татар теле, матур тел булса да, сай. Филология белгечләре сүгәр инде, әмма сәхнәдә эшләгән кеше буларак әйтәм: безнең телебез сай. Рус телендә мәхәббәт аңлатуның да йөзләгән төре бар, ә бездә нәрсә?!» — дигәнсең. Бу сүзләрдән соң сиңа нәрсә генә дип җавап кайтармадылар. Нәрсә әйтергә теләгән идең син?

Бу сүзләрне мин татар телен гомумән алганда түгел, ә «игра слов», «сүз уйнату» күренешенә кагылганда гына әйттем. Гомумән карасак, татар теле — искиткеч матур, бай тел. Кыенлык билгеле бер тәрҗемәләр вакытында гына килеп чыга.

Әйткән сүзләрем өчен курыкмыйм. Мине тәнкыйтьләгән, наданга чыгарган, маңкорт, ахмак дигән кешеләр — үзләре үк маңкорт, үзләре үк надан, үзләре үк сай. Чөнки алар — тәрҗемә белән шөгыльләнеп карамаган кешеләр. Мультфильм тәрҗемә иткәндә, бер сериядә генә шундый биш-алты очрак була. Рус телендә әйтелгән сүзләр ике секунд бара, шул ике секундта персонаж өч сүз әйтә. Татарчага тәрҗемә итә башлыйбыз, ике секундка сыешып булмый.

Мине гаепләүче маңкортлар янәшәсендә мин тел өчен күбрәк әйберләр эшлим әле. Телен яратмаган, телен мыскыл иткән кеше шигырьләр яза, татарча мультфильмнар тавышландыруда катнаша алыр идеме икән? Юк.

Мине юләрлектә, наданлыкта гаепләмәсеннәр. Рус әйтмешли, не позволю! Башта минем кебек эшләп карасыннар. Эшләп карамаган кеше белми аны. Эшләп карамаган кеше гаепли генә ала. Мин үз телемне яратам, хөрмәт итәм.

Эстрададагы артистлар арасында үз телен минем кебек яратучылар бармы икән дияр идем әле. Мин сәхнәдә татарча җырлап, татарча сөйләп, сәхнә артына чыгып, русча быкылдап йөрмим.

Ул кешеләр бу сүзләрне кызган баштан әйтергә мөмкин. Тик мин: «Телне саклар өчен менә тегеләй, болай итәргә кирәк», — дип кычкырып йөрмим. Мин тотам да эшлим.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100