Әбри Хәбриев Рифат Зариповның портретын ясаган — фото
«Иң яхшы бүләк — үз кулларың белән ясаган бүләк», — ди ул.
Юмор остасы Әбри Хәбриев үз куллары белән Рифат Зариповның портретын ясаган. Ул бүләкне Рифатның Казандагы концерты вакытында тапшырган. Әбри бу турыда инстаграм сәхифәсендә яза.
«Өченче портретым абыйда! Иң яхшы бүләк — үз кулларың белән ясаган бүләк», — ди ул.
Сәхнәдәшләре һәм инстадуслары Әри Хәбриевнең талантына шаккатканнар.
«Әбри, нәкъ Рифат булган бит бу! Мин дә чиратка басыйм әле», — дигән җырчы Айгөл Бариева.
«Синдәге талант! Бигрәк күпкырлы икәнсең», — дип мактаган Ильвина.
«Шулай инде, минем туган конгә ясыйм дигән идең, туган көннән соң өч ай үтте. Ә картина юк. Ярар, кирәкми инде, рәхмәт», — дип юри генә үпкәләгән Фирдүс Тямаевның биючесе Альберт Әхмәтов.
«Афәрин», «Булган бу», «Супер рәсем», — дип язган Әбринең виртуаль дуслары.
Бер инстачы гына портретны кара рамка эченә урнаштыруын ошатмаган.
Әбри Хәбриевнең Фирдүс Тямаевның сурәтен ясавы
турында язган идек.