Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әбри Хәбриев: «Рәвешләр» турында заказга начар мәкаләләр язучылар булды»

«Гадел әңгәмә» тапшыруында юморист «Рәвешләр» төркеменең концертларын бозарга теләүчеләрне искә алды.

news_top_970_100
Әбри Хәбриев: «Рәвешләр» турында заказга начар мәкаләләр язучылар булды»
Рамил Гали

Юморист, пародия остасы Әбри Хәбриев элек «Рәвешләр» төркеме турында заказга махсус начар мәкаләләр язганнарын әйтте.

«Газеталарга „Менә аларның концертына бардык, ямьсез әйбер күрсәтәләр“, — дип язып чыгучылар булды. Махсус заказ белән эшләнгән мәкләләр язучылар да булды. Явызлыкмы, көнләшүме бу? Бәлки, „Рәвешләр“дәге берәребезне яратмаган кешенең үч алуыдыр? Белмим. Соңгы 20-30 елда кеше явызланганнан явызлана бара. Бүген дә шулай, тагын да көчлерәк әле ул бүген», — диде ул «Гадел әңгәмә» тапшыруында.

Юморист «Рәвешләр»нең концертларына аяк чалучылар турында да сөйләде.

«Башта „Балакайларым, сезнең алдан һәм арттан бер-ике атна бер кешене дә алмыйбыз“, — диләр иде. Концерт куярга киләсең, бездән алдан яки артта бүтән кешенең концерты. Бәлки, бу мәдәният йортларында эшләүчеләрнең хилафлыгыдыр, бәлки, бераз төрткәннәрдер инде. Мин хәзер фаразлыйм гына. Менә бу артист акча төрткән дә, аны бездән алдан куйганнар, дип әйтмим. Фаразлыйм гына», — диде ул.

  • Әбри Хәбриев белән әңгәмәне «Татар-информ»ның Ютуб-каналында карый аласыз.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100