Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әбри Хәбриев: «Мине маңкорт диючеләр үзләре маңкорт»

«Гадел әңгәмә» тапшыруында алып баручы Гадел Әхмәтҗанов юмор остасының татар теленә карата кискен гыйбарәсе турында искә төшерде.

news_top_970_100
Әбри Хәбриев: «Мине маңкорт диючеләр үзләре маңкорт»
Рамил Гали

Пародист, юмор остасы, алып баручы Әбри Хәбриев «Гадел әңгәмә» тапшыруында «Татар теле сай», — дигән сүзләренә аңлатма бирде.

«Бу сүзләрне мин татар телен гомумән алганда түгел, ә „игра слов“, „сүз уйнату“ күренешенә кагылганда гына әйттем. Гомумән карасак, татар теле — искиткеч матур, бай тел. Кыенлык билгеле бер тәрҗемәләр вакытында гына килеп чыга», — диде ул.

Алып баручы Гадел Әхмәтҗанов Әбри Хәбриевка «маңкорт, надан» дип әйтүләрен искә төшергәч, ул: «Әйткән сүзләрем өчен курыкмыйм. Мине тәнкыйтьләгән, наданга чыгарган, маңкорт, ахмак дигән кешеләр — үзләре үк маңкорт, үзләре үк надан, үзләре үк сай. Чөнки алар — тәрҗемә белән шөгыльләнеп карамаган кешеләр. Мультфильм тәрҗемә иткәндә, бер сериядә генә шундый биш-алты очрак була. Рус телендә әйтелгән сүзләр ике секунд бара, шул ике секундта персонаж өч сүз әйтә. Татарчага тәрҗемә итә башлыйбыз, ике секундка сыешып булмый», — диде ул.

«Мине гаепләүче маңкортлар янәшәсендә мин тел өчен күбрәк әйберләр эшлим әле. Телен яратмаган, телен мыскыл иткән кеше шигырьләр яза, татарча мультфильмнар тавышландыруда катнаша алыр идеме икән? Юк», — дип дәвам итте Әбри Хәбриев.

Ул үзен наданлыкта гаепләргә юл куймаячагын да искәртте.

«Мине юләрлектә, наданлыкта гаепләмәсеннәр. Рус әйтмешли, не позволю! Башта минем кебек эшләп карасыннар. Эшләп карамаган кеше белми аны. Эшләп карамаган кеше гаепли генә ала. Мин үз телемне яратам, хөрмәт итәм.

Эстрададагы артистлар арасында үз телен минем кебек яратучылар бармы икән дияр идем әле мин. Мин сәхнәдә татарча җырлап, татарча сөйләп, сәхнә артына чыгып, русча быкылдап йөрмим», — дип сөйләде юмор остасы.

Соңрак ул үзен моңкорт диючеләргә бераз йомшара төшеп: «Ул кешеләр бу сүзләрне кызган баштан әйтергә мөмкин. Тик мин: „Телне саклар өчен менә тегеләй, болай итәргә кирәк“, — дип кычкырып йөрмим. Мин тотам да эшлим», — диде.

  • Әбри Хәбриев белән «Гадел әңгәмә» тапшыруының икенче чыгарылышын сылтама аша кереп карый аласыз.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100