Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әбри Хәбриев «бомбоубежище» ясаган

Әбри Хәбриев сүзгә генә түгел, агач эшенә дә оста икән.

news_top_970_100
Әбри Хәбриев «бомбоубежище» ясаган

Танылган юмор остасы йортының ишегалдына үз куллары белән яңа бәдрәф ясап куйган. 

Әбри: «Ял дип тормыйбыз. Эшлибез, җәмәгать. Яңа „бомбоубежище“ны тышлап бетерергә кирәктер инде», — дип язып, инстадусларына эш барышын күрсәткән иде инде. 

«Әбрикәйнең әбрәкәе буламы инде бу?»;

«Тышлап торма, тышлагач, табигать күренми»;

«Аскы өлешен пыяладан яса», — дип шаяртканнар иде аның язылучылары. 

Әбри Хәбриев озакка сузып тормаган, инстаграмга эшенең нәтиҗәсен дә куйган.

«Братым, билетларны кайдан алырга була бу бәдрәфкә?»;

«Менәргә биегрәк түгелме?»;

«Эчендә көзгесе бармы?» — дип кызыксынган Әбридән дуслары.

Җырчы Фирдүс Тямаев: «Әбри, братан, миңа кирәк иде», — дип язган. «Ясарбыз. Мин өйрәтеп торырмын, син эшләрсең», — дигән Әбри. 

 «Кечкенәрәк булган», — дип гаеп табучыларга артист: «Әллә йомыш башкарырга метрга метр урын җитмиме? Биеп йөрисезме әллә бәдрәф эчендә?!» — дип җавап биргән. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100