news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әбри Хәбриев белән Салават Миңнеханов бәхәсләшә: бер капчыкка ничә чиләк цемент сыя?

Салават Миңнеханов үзенең инстабитендә төзелеш өлкәсендә файдалы лайфхак күрсәтте.

news_top
Әбри Хәбриев белән Салават Миңнеханов бәхәсләшә: бер капчыкка ничә чиләк цемент сыя?

 Җырчы фикеренчә, бер капчыкка ике чиләк цемент керә. «Элек цементны чиләккә бушату өчен капчыкны азапланып күтәрергә туры килә иде. Ә хәзер мин бик уңайлы ысул таптым. Цемент капчыгын тактага куясыз да, канцелярия пычагы белән урталай кисеп җибәрәсез. Соңыннан тактаны күтәрәсез. Булды. Цементны чиләккә бушатасы да юк. Барысы да бик гади. Ә сез төзелештә нинди лайфхаклар беләсез?» — дип сораган ул инстачылардан.

Иң беренче комментарийны Салаватка Әбри Хәбриев язган. Юмор остасы аның белән бөтенләй килешмәгән. Әбри уйлавынча, бер капчыкка якынча дүрт чиләк цемент керә. 

«Әле, брат, сиңа өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Бетонны үзең ясаган очракта 3:1 (яки 4:1) нисбәтеннән ясыйлар. Кем әйтте дисәләр, үзем белдем диярсең», — дип язган ул. 

«3:1 нисбәте белән аэропортның очып китү полосасын бетонлагансың, ахры, син. Яки теге данлыклы бәдрәфеңнең нигезен», — дип шаярткан Салават. 

«Шушы яшеңә җитеп, цемент капчыгын тишүне һәм цементны ничек кулланырга икәнен өйрәнәсең, ахры. Салават, пычак түгел, ә көрәк кирәк инде аның капчыгын ярып жибәрергә», — дип комментарий калдырган бер инстачы дусты.

Салаватның җор җавапларын ошатып: «Молодец, Салават, сынатмый, күңелле итеп аңлата», — дип мактаганнар кайберләре.  

«Иң яхшы лайфхак — ике үзбәк егетен яллау», — дип тә киңәш иткәннәр. 


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Один мешок цемента на 2 ведра. Раньше чтобы цемент высыпать в ведро я надрывался, поднимал его, а теперь все очень просто. Мешок ложишь на дощечку, режешь концеляркским ножем и поднимашь дощечку. И все. Никуда, ни в какое ведро высыпать не надо. Все очень просто. Если было полезно ставьте лайк и пишите комментарии: -какие лайфхаки при строительстве знаете вы.

Публикация от САЛАВАТ МИННИХАНОВ (@salavat_minnikhanov)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар