Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Брендлы кием сата торган кибетләр ябылды: киләчәктә нәрсә киярбез?

Соңгы арада күпчелек брендлы кибетләр Россия базарыннан бөтенләйгә китүләре турында игълан итте. Халык үз күзе белән күрмичә ышанмый — нәкъ шулай булды да. «Ябылабыз, иртәгә бикләнәбез», - дигәндә генә халык кибетләргә ябырылды.

news_top_970_100
Брендлы кием сата торган кибетләр ябылды: киләчәктә нәрсә киярбез?

Кайбер кибетләр: «Бөтенләйгә китәбез, башка кайтмыйбыз», — дип халыкның күңелләрен төшерсәләр, икенчеләре исә Россиядә кибетләре вакытлыча ябылуларын бәян итте. Дөнья бер төрле генә бармас, вазгыять үзгәреп куйса, шунда ук ишекләрен ачарга ризалар, күрәсең. Ник риза булмаска, бизнесыңа акча тамып торган меңләгән кибетләреңне ябып куй да, тыныч кына утыр, имеш.

Иманым камил: тыштан бернинди борчу белдермәгән ул бизнесменнар эчтән кайгырып, сагышка сарылып утыралардыр. Бизнес - бизнес инде ул, кичә-бүген барлыкка килмәгән, базарда еллар буе бизнесын үстерүчеләр дә бар. Россиядә брендлы кибетләр урынына алмаш булырмы? Сыйфатлы киемне бездә генә җитештерә алырлармы? Брендлы кибетләрдән генә кием сатып алучыларга «дөнья бетәрме»? Болар хакында җәмәгатьчелектән сораштык.

Ябылган брендлы кибетләр исемлеге

Yoox Net-a-Porter Group, Nike, ASOS, H&M, Cos, Arket, Monki, The Other Stories, Farfetch, Mytheresa, Burberry, Golden Goose, Nanushka, Ganni, Coperni, Mango, Marks & Spencer, Hermes, Karl Lagerfeld, Gucci, Balenciaga, Yves Saint Laurent, Louis Vuitton Moet Hennessy, Chanel, Bershka, Pull&Bear, Zara, Oysho, Massimo Dutti, Levi's, Reserved, Sinsay, Prada, Marks&Spencer, Reebok, Victoria's Secret, Mohito, Cropp, Sinsay, Mothercare, Uniqlo.

Кукмара фабрикасы: «Брендлы кибетләр урынына алмаш булырга әзербез»

«Кукмара тегү фабрикасы» үз эшен 1956 елда, «Алтынчы Кукмара дәүләт тегү фабрикасы» буларак башлап җибәргән. Бүгенге вәзгыять уңаеннан, аларга шалтыраттык. Трубканы фабрикада эшләүче хезмәткәр Вячеслав Сидоров алды:

 Брендлы кибетләрнең китүе белән бәяләр төшәр дип әйтмәс идем. Брендлы кибетләр ябылу белән чимал бәясе артты. Чимал, нигездә, Кытай яки Кореяныкы. Барысын да долларда сатып алабыз. Мәсәлән, бәя артканчы җепләрне 70 сумнан сатып алсак, хәзер 150дән сатып алабыз. Молния, тукыма белән дә шул ук хәл. Бер арткан бәяләр кире төшмәячәк, киресенчә, тагын да артачак. Чимал бәясе арткач, продукциянең хакы да төшмәячәк.

Киләсе сезонга бездә нинди бәяләр булачагын үзебез дә белмибез. Хәзер инде чимал сатып алырга да куркыта. Россиядә сыйфатлы тегүче фабрикалар бар. Әмма күбесе тукымаларны, нигездә, читтән кайтарта.

Без рәхәтләнеп үзебезнең кибетләрне, җитештерүне арттырыр идек, брендлы кибетләр урынына алмаш булырга әзербез. Ләкин продукциябезгә бәя арта баргач, аны алучы булырмы? Бәя арткач, җитештерүне җәелдереп җибәреп булмас дип уйлыйм. Халык арзанрак товарларны алу ягын караячак — шул ук Кытайдан ярымлегаль юл белән кайткан, безнекеннән арзанрак товарларны алырга йөгерәчәк.

Безгә әле qr-кодлар ясарга мәҗбүр итәләр — анысы үзенә бер проблема, өстәмә чыгым сорый.

Россиядә курткалар тегү өчен сыйфатлы, яхшы тукыма җитештерүчеләр юк, «спецовка» өчен генә бар. Шуңа да без Россия җитештергән тукымадан текмибез. Продукциябез Кытай яки Корея тукымаларыннан. Кытай һәм Кореядә җитештерелгән җепләр белән тегәбез, үзебездә җитештерелгән җепләр ике тапкырга кыйбат. Гәрчә Россиядә ясалган җепләр сыйфат ягыннан яхшырак та — алар нык. Молнияны да Россиядә ясыйлар, ләкин без Кытайныкын алабыз. Әлеге дә баягы бәягә кайтып кала. Кытайдан арзанракка сатып алабыз.

Үзебездә җитештерүне кире кайтару кирәк, һичшиксез. Элек бит үзебездә дә комбинатлар, фабрикалар гөрләп эшләде. Бөтенесен ябып бетерделәр дә, сәүдә үзәкләре ачтылар. Мәсәлән, Орехово-Зуево шәһәрендә көчле комбинат бар иде, хәзер анда сәүдә үзәге ачылды. Бездә һәрвакыт сыйфатлы итеп тегәләр иде. Әйтик, Кытай товарлары белән чагыштырганда, бездә яхшырак тегәләр.

«Сыйфатлы тукымалар үзебездә дә бар, ләкин алар бик кыйбат»

«Адонис» тегү фабрикасына Татарстанда 1930 елда нигез салынган булган. Соңгы елларда, нигездә, ир-атлар өчен костюм-чалбарлар тегәләр иде анда. Оешманың исәнме-юкмы икәнен белер өчен, сайтта язылган бер номерга шалтыраттым. Ул хәзер кибет буларак кына калган. Минем белән сатучы ханым сөйләште (исемен әйтергә теләмәде).

— Бездә дә модалы киемнәр җитештерә алачаклар. Әмма хәзер бизнеста бар да асты өскә килде. Күбрәк эшли башларлар дигән өмет бар. Киемне җитештерүгә ихтыяҗ, кызыксыну бар икән, бар да булыр. Кызганыч, безнең фабрика 2017 елда ябылды, шулай да соңгы арада бездә дә яхшы киемнәр җитештерә башлаганнар иде. Фабриканы ябулары аяныч, хәзер мәш килеп үзебезнең җитештерүне җәелдереп җибәрер идек әле. Үзебездә тегелеп калган киемнәрне сатабыз, Калугадан кайтартып, монда сатабыз.

Тукымаларны читтән ала идек, әмма үзебезнең тукымалар мең кат яхшырак. Сыйфатлы тукмалар үзебездә дә бар, ләкин алар бик кыйбат. Хәзер болай эшлиләр бит: Очсызрак тукымадан тегәләр дә, сыйфатлы кием бәясе итеп арттырып куялар, — диде ул.

«Казан трикотажы»: «Безне үзебезнең җитештерү беркемгә кирәк булмаган вакытта яптылар»

Үзебездә җитештерүче тагын бер оешма — Казан трикотажына шалтыраттык. Баксаң, оешманы 2014 елда ук ябып куйганнар икән.

— Бездә җитештерү эшен 2014 елдан туктаттылар. Оешмабыз бар, ләкин җитештерү белән шөгыльләнми. Без бинаны арендага бирәбез. Аңлашыла, җитештерүне торгызу мәсьәләсендә никадәр кызыксыну булса да, безне инде 2014 елда ук — үзебезнең җитештерү беркемгә кирәк булмаган вакытта яптылар. Оешмабызның гаҗәп бай тарихы бар иде, 95 ел эшләп калды, — җавап бирде оешма өчен җаваплы ханым.

«Илдан» оешмасы: «Брендлы дип саналган кибетләр безнең дәрәҗәдән күпкә түбән»

Татарстанда да үзебезнең мода кертеп җибәрә торган тулы бер тегү «империясе» бар иде. «Илдан» — Россиядә мех һәм текстильдән өске кием, баш киемнәре, трикотаж эшләнмәләр, җиңел күлмәк җитештерү буенча әйдәп баручы фирма иде. Оешма эчендә «Илдан-Лик» профессиональ мода театры да эшли. Оешманың директоры Юлия Ионовага шалтыраттык.

— Кызганыч, үзебез җитештерүдән туктадык. Заказга гына тегәбез. Брендлы дип саналган кибетләр безнең дәрәҗәдән күпкә түбән. Аларның ябылуы безгә файдага булырмы — әйтеп булмый, билгеле түгел. Бездә дә стильле, модалы киемнәр җитештерә алачаклар. Барлык проблема чималга кайтып кала, тукымалар алга таба кайдан кайтыр бит.
Бездә дә тукымалар җитештерелә, ә китерелгәннәре Италиянеке. Шул чит илдән кайтарылган тукыма белән эш иттек, нигездә. Ул тукыма бик сыйфатлы. Ә әлегә халык булганын сатып ала, булган тукымадан тегәбез. Әле бәяләр нормаль, әмма бераз гына артты.

Элек бит тукымаларны үзебезнең фабрикаларда җитештерәләр иде, менә күрерсез, «бренд» кибетләре урынына үзебезнекеләр басачак әле! — дигән оптимистик фикерләре белән уртаклашты ул.

«СССР дәрәҗәсендә җиңел сәнәгатьне торгызу өчен күп еллар кирәк булачак»

Казан мех җитештерү фабрикасы 1928 елда Казанда эшли башлый. Хәзерге вакытта ул «Мелита» мехчылар компаниясе дип йөртелә. Шунда эшләп алган хезмәткәр сүзе буенча, 1990нчы елларда фабриканың цехлары гөрләп торган булса, хәзер инде аның күбесе ябылып беткән, хезмәткәрләр саны да кимегән. Оешма карамагындагы бинаның күпмедер өлеше арендага бирелә.

Шулай да, оешмада мех продукциясе җитештерү эше бүгенгәчә дәвам итә. Бүгенге вазгыять турында оешманың генераль директоры Рәис Гомәров белән сөйләштек.

— Үзебезнең халык, брендлы кибетләргә йөреп, җирле кибетләргә барып та җитә алмый иде, бренд кибетләре күпчелек клиентларны үзләренә җәлеп итте. Әлбәттә, бренд кибетләре товарның сыйфаты нинди булырга тиешлеген безгә чамаларга мөмкинлек бирде.

Кибетләр ябылганнан соң да, киемнәр Советлар Союзындагы кебек дефицитка калмас дип уйлыйм. Санкция җиле кагылмаган Азия илләреннән кертелгән товарлар сыйфат ягыннан Европадан калышмый. Бренд дип саналган кибетләр дә «премиум» дәрәҗәсендә саналган товарларын күбесенчә Азия илләрендә тектерә иде. Күрәсең, безнең кибет киштәләрендә Азия илләреннән кергән башка маркалы киемнәр урын алыр.

Бренд дип саналган сегментта Россия җитештерүчеләренең товарлары юк диярлек, алар санаулы гына. Мәсәлән, мех дөньясында бренд дип "Мелитаны атап була. Без җирле эшләнмәләр белән беррәттән, loro piana эшләнмәләрен саттык һәм сатып алучылар арасында зур аерма күрмәдек. Әмма брендка әйләнү өчен сыйфатның яхшы булуы гына җитми. Сатып алучы яки белгечләрнең тануы да кирәк.

Безнең салонны чит ил мехчылары дөньядагы иң яхшы мех кибете дип таныган иде. Безнең коллекция күп еллар Милан күргәзмәләрендә зур казанышка ия булды, бәйгеләрдә призлы урыннар яулады.

Бренд киеменә килгәндә, якындагы ике елда безнең оешмалар арзанлы кием белән сәүдә итә алмаячак. Кайбер сегментларда, мәсәлән, мәктәп киеме, халат кебек товарларның ихтыяҗын безнең җитештерүчеләр дә канәгатьләндерә алачак. Тегелеше ягыннан катлаулырак эшләнмәләр: пальто, костюм, күлмәк һ. б. чит илнеке булачак.

Катлаулы сыйфатлы әйберләрне җитештерү өчен тиешле җиһазлар, тукымалар, материаллар, фурнитура, җепләр кирәк. Әлегә боларның берсе дә бездә җитештерелми диярлек. СССР дәрәҗәсендә җиңел сәнәгатьне торгызу өчен (хәзерге заман технологиясен исәпкә алып) күп еллар кирәк булачак.

Моның өчен авыл хуҗалыгы, химия, автомобиль төзелеше өлкәләрендә максатчан рәвештә күп нәрсә эшләргә кирәк. Мәсәлән, сыйфатлы йон тукымалары җитештерү өчен, нечкә рун сарыклары (тонкорунные овцы) кирәк. СССРда дистә еллар буе мондый токымнарны чыгару буенча селекция эше алып барылды. Хәзер андый сарыклар калмады. Аларны сатып алу һәм илгә алып килү мөмкин түгел, аларга табигать шартларына озак җайлашырга кирәк булачак.

Шулай булгач, якындагы киләчәктә Азиянең кием-салым белән тәэмин итүчеләре белән элемтә корырга туры киләчәк, — диде ул.

«Брендлы кибетләрдә генә йөрүчеләр базарга килмидер»

«Яңа Тура» базарының килешүләр бүлегенең менеджеры (исемен әйтергә теләмәде):

— Минемчә, брендлы кибетләрдә генә йөрүчеләр базарда килмидер. Сату өлкәсендә базарда нинди дә булса йогынты булыр дип уйламыйм. Төрле шмоткаларны брендлы кибетләрдән сатып алган кеше башка урынны табар. Андый кешенең базарга килүе икеле. Кешенең психологиясе шундый бит ул.

Без товарларны, нигездә, Төркия, Кытайдан кайтарабыз. Санкцияләрнең безгә карата тәэсире булмады. Шуңа да карамастан, бездә дә бәяләр үсә, чөнки читтән товарларны арттырылган хактан сата башладылар. Шуңа күрә безгә дә арттырып сатарга туры килә.

Россиядә оек-оекбаш әйберләре җитештерүче иң эре предприятиеләрнең берсе - Әлмәттә урнашкан «Алсу» оек-оекбаш фабрикасы. Аларга да шалтыратып карадык. Әмма оешманың матбугат сәркатибе Екатерина оешма директорының сорауларга җавап бирүдән баш тартуын әйтте. Оешма үз эшчәнлеген дәвам итәме дигәнгә, Екатерина ханым «әйе» дип җавап бирде.

«Ябылган брендларның идеясен, фәлсәфәсен уйларга кирәк»

Үзебездәге татар бренды җитештерүчеләре ни уйлый? Бу хакта Татарстанда беренчеләрдән булып милли киемнәрне җитештерә башлаучы оешмаларның берсе - Татарча casualга мөрәҗәгать иттек. Безнең сорауларга оешмадан Алисә Сингатуллина җавап бирде:

— Брендлы кибетләрнең ябылуы безгә файдага булырмы-юкмы икәне турында әлегә бернинди дә фараз ясап булмый. Чимал бәясе күтәрелә, без әлегә сатып алынган тукымалар белән эш итәбез, тегелгән продукцияне иске бәяләре белән сата алабыз. Халык булган киемен киярме, үзебезнең җитештерүчеләрдән баш тартырмы — вакыт узгач кына белеп була.

Игътибар итсәгез, безнең өлкә бик үзенчәлекле, ихтыяҗ ягыннан милли кием беренчелектә тормады. Милли товарлар «ширпотреб» түгел. Кытайда да, Европада да сыйфаты ягыннан яхшы яки начар булган тукымалар бар. Россиядә җитештерүче тукыма нокталары бар, алар белән дә эшлибез. Тукыма ягыннан мин проблема күрмим. Кием бәясе, әлбәттә, күтәрелде. Әмма бик каты артты димәс идем. Кеше хәзер яшәү чыганагын эзли, ягъни ашау турында кайгырта.

Мәсәлән, пандемия башланган елда чикләүләр, qr-кодлар кертелгәч, безнең эшебез кимегән иде. Шулай да эшебезне дәвам иттек, барыбер эшләдек.

Маркетплейслар эшчәнлеге үсеп китәчәк, чөнки кешенең хәзер бөтен шәһәрне урап, еракта урнашкан кибеткә барасы килми, ул шул хезмәттән файдалануны кулай күрә.

Әгәр дә кешенең энергетик яктан үз-үзенә ышанычы, көче була икән, барысы да уңышлы булачак. Без эшли башлаган вакытта милли кием бөтенләй актуаль түгел иде, аңа кешенең бөтенләй ихтыяҗы юк иде. Без бер ел дәвамында милли киемнең ни өчен кешегә кирәк булуын аңлаттык, сөйләдек, күрсәттек, шуннан соң гына нәтиҗәсе булды. Ә хәзер ул энтузиазм булырмы?

Төшенкелеккә биреләсе килми. Нинди шартлар бар, шуңа яраклашасың, вакытыңа карап карарларны төзәтәсең. Психологик яктан кыенрак булырга мөмкин, күбрәк менталь яктан эшләргә кирәк. Ябылган брендларның идеясен, фәлсәфәсен уйларга, менталь якны кайгыртырга кирәк. Шулар булса, чарасын табып булыр иде. Эшчәнлекне ярты ел әле дәвам итеп була, ярты елдан соң нәрсә булыр, – диде ул.

«Алган киемнәрне кияргә дә тагын бер гомер кирәк»

«Туган тел» каналының Казандагы филиалы директоры Миләүшә Сибгатуллина белән таныш идем. Аның ТНВ каналында эшләгән вакытта киемнәрне төрле кибетләрдән алуын ишеткәнем булды:

— Бу арада Россия базарында күп брендлар ябыла. Киткән брендларга юлларына ак җәймә. Мин бу хәлгә ни өчендер бер дә борчылмыйм. Безнең халык бик иҗади, сәләтле бит ул. Үзебезнең җирлектә дә әллә нинди маркалар барлыкка килер әле, боерган булса.

Брендлы кибетләр ябылгач, алган киемнәрне кияргә тагын бер гомер кирәк. Телевидениедә эшләгәндә бик күп костюмнар, күлмәкләр алынды. Мәсәлән, ТНВда туры эфирлар алып барганда GLЭM кибете бик булышты миңа. Эштән кайтышлый гына кереп ала идем. Безнең өчен яңа булса да, кеше өчен бер күренгәч, ул инде иске киемгә әверелә бит. Өйдә өч шкаф кием тулып ята. Әле аларны исән-сау киеп бетерергә язсын.

Бренд кибетләренең ябылуына бер дә кайгырмыйм. Ничек ябылган булсалар, шулай ук ачылырлар. Бу, бер яктан, безнең җитештерүче өчен әйбәт, яңа брендлар барлыкка килер, булганнары әйбәтрәк итеп сата башлар. Мин моңа шатланам гына.

Киемнәр дефицитка калыр дип уйламыйм, матур гына киемнәр тегүче кызлар бар бит хәзер. Үзебезнең җитештерүчеләр дә бар, сыйфаты яхшы, тукымалары да әйбәт. Азык-төлек кенә проблема була ала, кием проблема була алмый.

Киемгә бәяләр үссә дә, экономияләргә җыенмыйм. Акчаңны кызганып, кием алмый яки күңелең теләгән җирләргә бармый башлыйсың икән, мондый очракта синең беркайчан да акчаң булмаячак. Экономияләргә кирәкми. Акча — энергия. Нәрсәдер аласың, эшлисең, каядыр барасың килә, ниятең бар икән, Аллаһы Тәгалә нәкъ шуның кадәр сиңа бәрәкәтен бирә. Экономияләп яшәү, гомумән, дөрес түгел. Энергияң булсын өчен, булган акчаңны кулланырга кирәк.

Нәрсәгә дип тегәләр бу кадәр киемне, дип аптыраган заманнар узды. Тиздән үзебез тегеп кия башларбыз, — дигән фикере белән уртаклашты ул.

«Бездә дә нормаль бәягә син теләгән киемне тегеп бирә алалар»

Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясендә алып баручы, журналист Айзилә Батырханова мода артыннан куарга кирәкми дип саный.

— Брендлы кибетләр эшләгән вакытта да мин аннан үземә туры килерлек киемнәр таба алмый идем. Кешеләр: «Хәзер кайда киенербез икән?» — дип елап язды. Үзебездә җитештерелгән киемнәр күпкә сыйфатлы. Алар инде беркайчан да ябылмаячак. Бездә дә нормаль бәягә син теләгән киемне тегеп бирә алалар.

Мин күпчелек киемне тектерәм. Үзеңә туры килә торган киемнәр барыбер табылачак. Шуңа да, әллә ни борчылмыйм. Гыйнварда бер күлмәкне тектерергә Мәскәүнең фирмасына заказ бирдем. Күлмәк мартта әзер булды. «20 меңлек күлмәк хәзер 50 мең тора, тукымалар артты, сез өлгердегез», — диделәр миңа. Киемнәргә дә инде бәя арта башлады.

Шул ук иске тукымалардан да әллә нинди матур реставрацияләр ясап була бит!

Кием синең үзенчәлегеңне күрсәтеп, сиңа туры килеп тора икән, ул кыйбат торса да, аңа акча жәл түгел. Минем дә кыйммәтле кибетләрдән алынган күлмәкләрем бар. Минемчә, киемгә акчаны кызганырга кирәкми.

Татар эстрадасы җырчыларыннан да шундыйлары бар: килешсә дә, килешмәсә дә брендлы киемнән кием тәкъдим итәләр. Бренд, мода артыннан куарга кирәкми. Брендлы булды ни, булмады ни, киемнең тышына «шул-шул кибетнеке» дип язылмаган бит, — диде Айзилә.

«Үзебездә яхшы тукыма җитештерә башлау өчен, ким дигәндә, 50 ел кирәк»

Дизайнер, модельер Наҗия Галимова хәзерге вазгыятьтән Кытай базары файдаланып калачак, дигән фикердә.

— Хәзерге вазгыять 1999 елдагы хәлләрне хәтерләтә. Ул вакытта мөселман кызлары нәрсә кияргә белмичә, капчык киеп йөрделәр. Шуны күреп, мөселман кызлары өчен стильле киемнәр тегәргә тотынган идем.

Хәзер тукымаларга бәяләр 2-3 тапкырга артты. Европа тукымаларын, аерым алганда Франция, Италиядә эшләнгән ефәкләрне без бөтенләй күрмәскә дә мөмкин. Ә үзебездә шундый ук яхшы тукыма җитештерә башлау өчен, ким дигәндә, 50 ел кирәк.

Дизайнер шул ук рәссам инде ул. Теләсә нәрсәдән әйбер ясый ала. Ясар өчен әйберен дә таба ала. Безнең дизайнерлар активрак эшли башлар, диләр. Белмим, моңа һәркем дә чыдый алмас. Бу вазгыять теләсә кайсы һөнәрдә эшләүче өчен сынау булып тора.

Кулдан башкарылган хезмәт һәрчак яхшы бәяләнеп килде һәм ул шулай булачак та. Әмма кеше һәрвакыт матурлыкка омтыла, ул үзенә кирәккән матурлыкны кибеттән тапмый икән, башка юлларны эзли башлый.

Рәхим итеп, тексеннәр, ислемайлар ясасыннар, үзебездә җитештерүне җәелдереп җибәрсеннәр, бар да булсын. Бар нәрсә дә болай гына эшләнми, җитештерүне җайга салыр өчен вакыт кирәк булачак. Хәзер бәяләрне арттыруны дәвам итәчәкләр, Кытай моннан файдаланып калачак.

Мәсәлән, булган киемнәрен үзгәртеп тегүне сорап килгән кызлар да бар. Үзгәртеп теккәч, бер карашка, искергән кием инде яңа төсмер ала, яңарып китә. Бәлкем, иске киемнәрен яңартучылар да булыр.

Әле дә ярый интернет бар, халык Европада нинди кием кигәннәрен, нинди мода чыкканын күзәтеп бара ала. Безгә андагы яңалыкка да хөрмәт белән карарга кирәк. Чикләр ябылса да, үзеңне, мәдәниятеңне, тамырларыңны кадерләргә кирәк. Ул барыбер калачак.

Танылган модельер Вячеслав Зайцев тукыма булмаганда ситсадан күлмәкләр теккән һәм шуннан коллекция ясаган. Дизайнерларның бурычы — булган «эчлектән» кәнфит ясап бирү. Дизайнер биш ел алга күрә алырлык сәләткә ия булырга тиеш. Сиземлек кирәк. Ул Европа һәм бездә булган моданы күреп, белеп тора һәм һәр нәрсәне икътисади, статистик яктан үлчәп, бәя бирә.

Бәлкем бу вазгыять үзләрен «дизайнерлар» дип йөрткән кешеләр өчен сынаудыр. Аларның нинди дә булса яңалыгы булмый икән, андыйлар башка өлкәдә эшли башлый. Дизайнерлык өлкәсе сиңа ошый икән, син кешеләргә дә ярдәм итә алачаксың, — диде ул.

«Һәр тукымадан менә дигән кием тегеп була»

Дизайнер, модельер Рөстәм Исхаков 1990нчы елларда үзебездә җитештерелгән тукымалардан гына теккәнен искә алды.

— Үзебезнең дизайнерлар да бар бит. Минемчә, киярлек киемнәр бар. Без үзебез дә яхшы кием тегәбез. Мин 1990нчы елларда тегү фабрикаларында эшли башладым. Ул заманда, гомумән, кибетләрдә чит ил тукымалары юк иде. Без үзебездә җитештерелгән тукымалардан тектек. Һәр тукымадан менә дигән кием тегеп була. Минем өчен бу вазгыять куркыныч түгел.

Стандарт булмаган фигуралы кешеләрнең күбесе болай да заказга тектерә. Кеше хәзер сыйфатлы кием алырга өйрәнгән. Әгәр кешеләр алсын дип тырышасың икән, сыйфат турында да уйларга, кешене кызыксындырырга тиеш буласың. Бу хәлләр минем өчен ниндидер сөенеч булды дип әйтә алмыйм. Кешенең кулыннан эш килә һәм ул үз эшен яратып эшли икән, димәк, аның мөмкинлекләре арта, — диде ул.

«Шәхси стилең, үзенчәлегең турында онытмау зарур»

Мода өлкәсен күзәтеп баручы Мәдинә Шакирова H&M, Stradivarius, Zara һәм Pull&Bear кибетләрендә киенгән булган.

— Әти-әнием хисабына яшәгәч, акчаны юк-барга туздырмыйм. Шуңа күрә брендлы киемнәрне дә сатып алмадым. Брендлы кибетләр ябылгач, шоурумнарда киенәчәкмен. Яшүсмерләр арасында алар бик популярлашты. Сәүдә үзәкләрендә кибетләр ябылып тормас әле, берсе урынына икенчесе ачылыр — тырышсаң, теләгән киемеңне табып була.

Мода безнең шәхесебезнең чагылышы булып тора. Шуңа да, яңа трендлардан калышмау, замана белән бергә бару мөһим. Брендлы киемнәрне генә сатып алырга кирәк димәс идем. Һәр шәхес үзенчә, һәр кешенең гәүдәсе төрле була. Бер кием матурлыгыңны чагылдырса, икенчесе бөтенләй синең ямьсез сыйфатларыңны алгы планга куя. Кием сайлаганда чагыштыра-чагыштыра, анализ ясап алырга киңәш итәм. Мәсәлән, һәр бренд кибетеннән чиратлаштырып берничә әйбер алып булыр иде.

Берәр кием популярлашып китә икән, 90 процент яшүсмер шул киемне кия башлый. Шулкадәр бер-берсенә охшаш булалар, аерып алып булмый. Шул «өемнән» аерылып торырга тырышыгыз.

Шәхсән үземә килгәндә, моданы өлешчә генә ошатам. Мода — вакытлыча күренеш. Беренче елда киелгән киемнең икенче елда модасы чыгарга мөмкин. Һәр кешенең үз стиле булырга тиеш. Шәхси стилең, үзенчәлегең турында онытмау зарур.

Кызгану хисе түбән дәрәҗәдәге энергия булып санала. Акчаңны кирәк-яракка кызганасың икән, ул хис синең финанс яктан энергия каналын томаларга мөмкин. Шул рәвешле, миеңдә тискәре хис формалаша. Минемчә, алтын урталыкны сакларга кирәк: телисең икән, ошаган киемеңне ал, әмма акчаңны уңга-сулга сарыф итмә.

Кибетләрнең ябылуының Россия бизнесы өчен уңай ягы бар, хәзер Россия товарларына зур сорау булачак. Россия бизнесы үсәргә, яңа стандартлар, трендлар уйлап табарга тырышачак. Әлбәттә, сыйфат та яхшырыр дигән өмет бар, — диде ул.

«Бәя арткан саен халыкның күбрәк акча эшләргә теләге уяначак»

Моданы күзәтеп барган тагын бер танышым — Әлфия Сафина. Ул инде «бренд» киемнәрнең булмавын сизә башлаган:

— Билгеле бер товарларны, мәсәлән, Zara кибетеннән ала идем. Ә ул кибет инде эшләми. Шулай да, яңа трендлар барлыгын беләсең, дөньяга карашың ачыла башлый.

Киемнең күпчелеген, гадәттә, ательеда тектерергә күнеккән идем. Әти-әниләребез дефицит булган заманда яшәгән, шуңа безнең генетик кодта курку хисе бардыр. Чынлыкта, тарихта бер үк вакыйгалар кабатлана алмый. Нәрсәдер яхшырак яки нәрсәдер начаррак булыр дип әйтеп булмый, бары башкача булачак — шул гына. Россиядә хатын-кызлар иң матурлары булып санала. Гомумән алганда, матурлык индустриясе бездә алга киткән. Матур кием бар һәм булачак.

Бәя арткан саен, халыкның күбрәк акча эшләргә теләге уяначак, алар акча эшләү юлларын уйлаячак. Бу, киресенчә, этәргеч бирер дип уйлыйм. Бушаган базар урынына яңа дулкын булып миллионерлар килер дигән фараз бар, — диде ул.

«Яңа җитештерүчеләр барлыкка килсен өчен бөтен шартлар тудырылган»

— Татарстанда җиңел сәнәгать өлкәсендә яңа җитештерүчеләр барлыкка килсен өчен бөтен шартлар тудырылган, шул исәптән тукымалар чыгару буенча да, — дип ышандырдылар Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында.

— Россия базары эчендә бик күп чимал тупланган. Моны эшкәртә һәм оста куллана белергә кирәк. Синтетик трикотаж өчен тукымалар җитештерүгә килгәндә, аны җитештерү өчен нефть химиясе продуктлары — полиамидлар һәм полиэфирлар чимал булып тора. Бездә алар бар. Бу очракта Татарстан яңа җитештерү мәйданчыгын эшләтеп җибәрү өчен уңай нокта булып тора.

Җиңел сәнәгать алдында ике бурыч тора — хезмәт коллективларын саклап калу һәм җитештерү күләмен арттыру. Чит ил компанияләре китү белән җиңел текстиль сәнәгате предприятиеләре алдында яңа мөмкинлекләр ачыла. Базар җитәрлек дәрәҗәдә бушаячак, — дип аңлатты министрлыкның җиңел сәнәгать бүлеге башлыгы Гүзәл Хисаметдинова.

Кадрлар кытлыгы: «Тегүче хәзер экзотик һөнәр булып санала»

Россиядәге serginnetti бренды директоры Юлия Малинина сүзләренчә, кием-салым җитештерүче һәм кулланучыларга борчылырга кирәкми, чөнки тукыма җитештерү эше туктамаячак.

— Күптән түгел Иваново өлкәсендә спорт костюмнары өчен футор тукымасын җитештерә башладылар. Чималны алар Төркиядән алып кайта. Төркиядән сатып алырга мөмкин. Элегрәк без алар белән актив эшләмәдек, хәзер инде элемтә корачакбыз.

Бүгенге көндә проблемаларның берсе — кадрлар кытлыгы. Кызганыч, тегүчеләр хәзер экзотик һөнәр булып санала. Тегүчелеккә дүрт елга бер тапкыр гына өйрәтәләр. Уку йортлары тегүче белгечләрен әзерләми, безнең фабрика эшкә йөзгә якын яңа хезмәткәр кабул итәргә әзер, — диде ул.

Татарстанда тукыма җитештерергә тәкъдим иттеләр

Соңгы яңалыклар арасында куандырганы да бар. Фәрештәләрнең «амин» дигәненә туры килсен, тормышка аша гына күрсен иде дигән теләктә калабыз. Татарстанда тукыма җитештерү комбинаты барлыкка килү тәкъдимен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның эшмәкәрләр белән очрашуында «Ирэн» тегү остаханәсе хуҗасы Ирина Купряхина әйткән иде.

— Россия җитештерүчеләренең статусын күтәрү — импортка алмаш мөмкинлеге. Әмма хәзер зур проблема килеп чыга — тукымалар җитештерү. Барлык тукымалар да, чималлар да чит илдән кертелә. Әйтик, киҗе-мамык тукыма 100 процентка, химик сүс 80 процентка, йон 60 процентка читтән кертелә. Әлеге тенденция җепләр һәм тукыма сатып алу проблемасын тудыра, чөнки аларның бәясе уртача ике тапкырга артты.

Россиядә тукыма җитештерә торган берничә оешма бар, алар дәүләттән субсидия ала. Калган бар нәрсәне дә башка илләрдән сатып алабыз. Татарстанда тукыма җитештерү комбинаты ачу мөмкинлеген карауны тәкъдим итәбез. Тулаем алганда, моның өчен бездә барысы да бар диярлек — химик һәм аграр комплекс, шулай ук теләк тә бар, — диде ул чыгышында.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100