Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бразилиядә протестлар: элеккеге президент яклылар яңа президентны куарга маташа

news_top_970_100
Бразилиядә протестлар: элеккеге президент яклылар яңа президентны куарга маташа
видеодан скриншот

Россиянең Бразилиядәге Илчелеге Россия гражданнарына ил башкаласы Бразилиада кешеләр күп җыелган урыннарга бармый торырга киңәш итте. Илдә протест чаралары бара. Бу турыда РИА Новости яза.

«Хөрмәтле гражданнар, Бразилиа шәһәрендә аеруча куркыныч вазгыять сәбәпле, кешеләр күп җыелган урыннарга бармый торуны үтенәбез», – диелә Илчелек хәбәрендә.

Дүшәмбе, 9 гыйнварда, иртән Бразилия башкаласында хокук саклаучылар илнең элеккеге президенты Жаир Болсонару яклы кешеләрнең лагерьларын куып тарату операциясен башлады. Лагерь Бразилия Кораллы көчләре штабы янында ук урнашкан. Кимендә 1,2 мең кешене 40лап автобуста алып киткәннәр. Аларны тикшерәләр, дип хәбәр иткән Globo телеканалы.

Болсонару яклы кешеләр былтыр ел азагында протест чараларын башлады. Алар президент сайлавы нәтиҗәләренә каршы. Протестчылар узган якшәмбедә Бразилия башкаласында Конгресс бинасын яулап алды, Планалту сарае – президент резиденциясе территориясенә, Югары суд бинасына кадәр кереп җиттеләр. Бу турыда биредәге матбугат чаралары хәбәр итте.

Полиция хөкүмәт биналарын протестчылардан кичкә таба гына азат иткән, 400 чамасы кеше тоткарланган.

Бразилиянең президенты Луис Инасиу Лула да Силва көн буе Сан-Паулуда эш сәфәрендә булган. Ул матбугат чарасында чыгышында Бразилиада хакимият биналарын басып алуны «варварлык» дип атый, федераль көчләргә башкалада тәртип урнаштырырга куша, җәмәгать иминлеге буенча җитәкчене юстиция министры урынбасарына алмаштыра.

Америка төбәгендәге илләр һәм халыкара оешмалар Лула да Силваны хуплавын әйтә, протестка чыгучыларның гамәлләрен «дәүләт җитәкчелеген алмаштыруның демократиягә каршы ысулы» дип атый.

РИА Новости биредәге матбугат чараларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, Бразилиянең элеккеге президенты Жаир Болсонару АКШта хастаханәдә ята. Аны корсак куышлыгында авырту бар. Аны Орландо шәһәренә хастаханәгә салганнар.

Болсонару былтыр ел азагында АКШка киткән. Ул хакимиятне яңа президент Луис Инасиу Лула да Силвага тапшыруда катнашырга теләмәгән.

Болсонаруның эч авырту проблемалары 2018 елда һөҗүмнән соң башланган. Сайлау алды митингы вакытында аңа пычак кадаган булганнар.

Протестка чыгучылар гыйнвар башында вазифасына керешкән яңа президент Луис Инасиу Лула да Силваны отставкага җибәрүне таләп итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100