Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бразилиядә пассажир самолеты төшеп шартлаган: куркыныч кадрлар

news_top_970_100
Бразилиядә пассажир самолеты төшеп шартлаган: куркыныч кадрлар

Бразилиядә Каскавел шәһәреннән Гуарульюс шәһәренә оча торган пассажир самолеты төшеп шартлаган. Очкычтагы 4 экипаж әгъзасы, 59 пассажир – барлыгы 62 кеше һәлак булган. Бу хакта globo телеканалы хәбәр итә. Социаль челтәрләрдә самолетның һәлакәте видеолары таралды.

АTR 72 самолеты «яссы штопор» дип аталган рәвештә мәтәлә. Самолет үз тирәсендә генә әйләнеп, җиргә төшә – гүя аны һавага кранда күтәргәннәр дә төшереп җибәргәннәр, аның двигательләре бөтенләй дә эшләми кебек. Мондый хәл пилот штурвалны кисәк үзенә тарткан һәм очкычның «борыны» күтәрелеп, ул бөтенләй тизлеген югалткан вакытта була. «Яссы штопор»га эләккән очкычны коткарып калу мөмкин түгел.

Самолет торак пункт янында төшеп шартлаган – җирдәге биналарга зыян килгән, кешеләргә зыян килмәгән.

Бразилия президенты Лула да Силва, бу хакта белүгә, бер минут тынлык игълан иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100