Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бразилиядә йөзләгән кешегә кайгы китергән дамба ишелү - җентекле видео

Бразилиядә йөзләгән кешегә кайгы китергән дамба ишелү - җентекле видео

news_top_970_100
Бразилиядә йөзләгән кешегә кайгы китергән дамба ишелү - җентекле видео
Бразилиядә дамба ишелеп акканы видеога эләккән. Аны күзәтү камерасы төшереп алган. Видеоны Associated Press агентлыгы күрсәтте.


Кадрларда дамбаның ишелүе һәм ага башлавы күренә. Ул төрле яклап бөтен тирәлекне тутырып ага. Масштабын күз алдына китерү өчен кадрда еракта күренгән машиналар белән чагыштырырга була - алар ташу янында кырмыска зурлыгында гына булып күренә. 

Дамба агу аркасында 100дән артык кеше һәлак булган, диелә хәбәрдә. Дамба тирәсендә эшләүчеләр машиналарга утырып китмәкче була, әмма бөтен яклап камап алган ташу аларга комачаулый.

Дамба Vale компаниясенеке, ул металлургия сәнәгате калдыклары ага торган суны тоткарлап торган. 25 гыйнвар көнне буа ташыган һәм бөтен су Брумадинью шәһәрендә урнашкан торак йортларга таба аккан.

Бу хәлдән соң 238 кеше хәбәрсез югалган. Һәлак булган һәм юкка чыккан кешеләрне эзләү дәвам итә. Коткару эшләре берничә атна барачак, диелә хәбәрдә.

Бразилиядә 25 гыйнварда дамба җимерелеп, плотина киткәне хакында язган идек. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100