Бразилиядә кар яуган: кофе бәясе артуга әзерләнегез
Кар явуга шәһәр халкы сөенә, авыл халкы көенә.
Без «глобаль җылылык» дип сөйлибез, ә менә Җир шарының көньягында яшәүчеләргә бу кагылмый бугай. Көньяк Бразилиядә, Риу-Гранди-ду-Сул төбәгендә моңа кадәр булмаган салкыннар күзәтелә. 13 штатта көчле итеп кар яуган, дип яза ТN сайты.
Синоптиклар халыкны «экстремаль салкыннарга» әзерләнергә өндәгән. Температура минус сигез градуска кадәр төшкән, бу төбәк өчен моңа кадәр күзәтелмәгән түбән температура. Биредә кышын (хәзер Бразилиядә кыш) температура +8, +10 градус тирәсе булган. Сирәк кенә булса да кар булгаласа да, моның кадәр карның 1957 елдан бирле яуганы булмаган.
Шәһәр халкы карга сөенгән, урамнарга чыгып уйный башлаганнар. Кунакханәләрдә урыннар беткән — илнең төньягында яшәүчеләр кар күрер өчен махсус килгән.
Ә Бразилия җитәкчелеге һәм фермерлар һавага калган. Кар җылы ярата торган авыл хуҗалыгы культураларын үтерә. Соңгы елларда Бразилиядә һава торышы суыта бара. Бразилия авыл хуҗалыгы башта корылык аркасында каза күргән, шуннан калган уңышны салкыннар өшетә. Бразилия — дөньяда иң күп кофе җитештерүче ил, хәзер һава торышы көйсезлеге аркасында кофе агачлары үлә. Кофе уңышы аз булыр дигән хәбәрләр генә дә бәяләрне кисәк арттырган.
Reuters агынтлыгы язганча, Минас-Жерайс штатындагы фермер ун меңләгән кофе агачын чабып атарга туры киләчәген әйткән. Яшелчә, җиләк-җимешләре генә түгел, хайваннар да үлгән. Россиядә кофе бәяләре 3-6 процентка арткан. Яңа урыш җыеп алганнан соң тагын да артыр дип фаразлана. 1994 елда кырау төшкәннән соң кофе бәясе 3 тапкыр арткан булган. Ә быелгы хәлләрне Бразилия җитәкчелеге бик аяныч дип бәяли. «Бәяләр шок хәленә калырлык дәрәҗәдә булуы бар», дип язалар.