Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бразилиядә дамба ерылып, шәһәрне су баскан: 150 кеше хәбәрсез югалган исәпләнә - видео

Бразилиядә дамба ерылып, шәһәрне су баскан: 150 кеше хәбәрсез югалган исәпләнә - видео

news_top_970_100
Бразилиядә дамба ерылып, шәһәрне су баскан: 150 кеше хәбәрсез югалган исәпләнә - видео
Бразилиянең Минас-Жерайс штатында дамба ерылу нәтиҗәсендә 150 кеше хәбәрсез югалган исәпләнә.

Бу провинциядә тимер рудасы табыла. Плотина рудник калдыкларын туплап бару өчен төзелгән булган. Плотина җимерелгәч, көчле су агымы елга ярындагы корылмаларны җимергән, астарак урнашкан Брумадинью шәһәрен су баскан. Рудникта эшләгән, елга ярындагы йортларда яшәгән 150 ләп кешенең язмышы турында берни дә билгеле түгел. Бразилия хакимияте белдерүенчә, бу кешеләрне исән килеш табуга өмет аз: Минас-Жейрас штаты губернаторы Ромеу Зема "Без мәетләрне генә табарбыз, мөгаен", - дигән.

Куркыныч янаган зонада 427 кеше эшләгән, 279 кешене коткарганнар.

Брумадинью мэры Авимара де Мело 50 кешенең һәлак булуы турында әйткән. Кешеләрне вертолетлар белән коткаралар. Әмма әлегә сигез генә кешене хастаханәгә китерә алганнар. 

Рейтер агынтлыгы язуынча, плотина 2015 елда инде бер киткән булган. Ул вакытта 19 кеше һәлак булган, бу аварияне Бразилия тарихында иң зур экологик фаҗига дип атаганнар. Шәһәр һәм елга ярын ул вакыттагы пычрактан әлегә кадәр чистартып бетерә алмаганнар. Ул вакытта елгага 50 миллион кубометр тимер рудасы калдыклары аккан булган. Бу юлы плотинада 1 миллион кубометр зыянлы матдәләр бар. 



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100