Бразилия президенты сайлаучылары белән аралашу өчен көймәдән суга сикергән - видео
Ил башлыгы ярда ял итеп ятучы кешеләр янына чыккан.
Бразилия Президенты Жаир Болсонару көймәдә йөргән вакытта сайлаучылары белән күрешеп алырга җыенган. Ул суга сикереп төшкән. Бу кадрларны РЕН ТВ каналы күрсәтте.
Шаһитлар бу вакыйга кадрларын социаль челтәрләрдә тараткан.
Роликта ил башлыгының көймәдән суга сикерүе һәм ярга таба йөзеп китүе күренә. Бу вакытта ярдагы кешеләр «легенда» дип кычкыралар.