Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бразилия киносы» – Вадим Захаров 6 яшькә кадәр елавының сәбәбен әйтте

news_top_970_100
«Бразилия киносы» – Вадим Захаров 6 яшькә кадәр елавының сәбәбен әйтте
Фото: "Татар-информ" архивыннан

Татарстанның халык җырчысы Вадим Захаров «ТНВ» каналының социаль челтәрдәге «Ә син?» тапшыруында елак бала булуы, 6 яшькә кадәр елавы, ә өлкәннәрнең моны «җырчы булыр» дип юраганы турында сөйләде.

«Мин елак булганмын. 6 яшькә кадәр елаганмын. Минем ник елаганымны белмәгәннәр. Әби-бабайлар «әй, бу бала җырчы булыр» дигән. Ә мин авырганга елаганмын. Әдәби телдә әйткәндә, кече йомышымны йомышлый алмаганмын, авырдан башкарганмын. Мине Казанга ДРКБ алып килгәннәрен хәтерлим. Башта әни белән ятканымны хәтерлим. Аннары 7 яшьтән үземне генә калдырып китәләр иде. Шуннан миңа операция ясадылар. Тумыштан сидек каналлар бер-берсенә чорналып беткән булган, авыртудан елаганмын. Аннары мине табиблар аякка бастырды.

Ул вакыттагы табиблар күз алдымда тора, әмма исемнәрен искә төшерә алмыйм. Менә 2-3 ел элек бер мәҗлестә миңа шулкадәр таныш йөзне күрдем. «Бу кешене кая күргәнем бар икән», – дип аптырадым. Таныштык, сөйләштек. Ул Рәшит Салихович булып чыкты, ДРКБда табиб-уролог, хирург булып эшли, доцент инде хәзер. Ул вакытта табиб университетны бетереп кенә эшкә килгән булган һәм миңа операция ясаган. Хәзер якыннан аралашабыз. Ул мәҗлестән соң компьютерын ачып караган, миңа нәкъ менә аның операция ясаганы турындагы мәгълүматны тапкан», – дип, балачак кайтавазы белән бүлеште җырчы.

«Бу бит – «Санта-Барбара», бу бит Бразилия киносы булган», – дип шаяртты тапшыруны алып баручы Әбри Хәбриев.

Бу хакта җырчы «ТНВ» каналы видеосының 19.50 минутында сөйләде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100