news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

БПЛА һөҗүменнән зыян күрүчеләрнең хокуклары саклануны прокуратура контрольдә алды

news_top

Татарстан прокуратурасы Түбән Камага БПЛА һөҗүменнән зыян күрүчеләрнең хокуклары үтәлешен һәм аларга кирәкле ярдәм күрсәтелүен контрольгә алды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Түбән Камага дошман беспилотниклары һөҗүменнән соң, 12 кеше һәлак булган, 39 кеше имгәнгән. Бу хакта «Татар-информ» ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимовага сылтама белән хәбәр итте.

Хәзерге вакытта барлык профильле ведомстволар белән үзара хезмәттәшлек җайга салынган. Түбән Кама шәһәр прокуратурасында гражданнарны шәхси кабул итү дә оештырылды.

БПЛА һөҗүме белән бәйле рәвештә хокукларның үтәлеше буенча сораулар белән 8 (8555) 470-303 һәм 8 (843) 291-18-81 телефоннары аша кайнар элемтәгә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар