Самара өлкәсенең Сызрань шәһәрендә 4 катлы йортның берничә каты җимерелгән. Бу турыда Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищев хәбәр иткән.
Төбәк башлыгы белешмәсе буенча, әлеге хәл дошман беспилотниклары һөҗүме сәбәпле булган. Бу турыда «Татар-информ» яза.
11 кеше, шул исәптән 2 бала зыян күргән. Күрше подъездда яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр. Эзләү эшләре бара, дип яза ТАСС.