news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

БПЛА бәреп төшергәннән соң, Уфадагы предприятиедә янгын чыккан

news_top

Уфада, бәреп төшерелгән БПЛА калдыклары төшкәннән соң, предприятие территориясендә чыккан янгынны сүндерәләр. Бу хакта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

«Уфага террористик БПЛА һөҗүме. Берничә дрон нефть эшкәртү заводларына якынлашканда бәреп төшерелде, шуларның берсенең калдыклары сәнәгать зонасына төште, зыян күрүчеләр юк», — дип язган ул.

Хәбиров сүзләренчә, тагын бер дрон торак йортка эләккән. Хәзерге вакытта махсус хезмәтләр янгынны сүндергән, зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар