news_header_bot
Язманы тыңлагыз

БПЛА һөҗүменнән соң, Залесныйда берничә йортта кешеләрне эвакуацияләгәннәр

news_top

Бүген Татарстанга һөҗүм иткән беспилотникларның берсен Залесный бистәсе өстендә бәреп төшергәннәр. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе хәбәр иткәнчә, Аксаков урамындагы берничә йортта яшәүчеләрне һәм 147 номерлы балалар бакчасындагы сабыйларны эвакуацияләгәннәр.

Урында махсус хезмәтләр эшли. Алар куркыныч янамавын раслаганнан соң, эвакуацияләнгән кешеләр өйләренә кайта алачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар