Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бозыла һәм агуга әйләнә, ә без шуны биткә сылыйбыз: косметиканы ничек сакларга?

news_top_970_100

Косметиканы гадәттә көзге янында, бүлмә шартларында саклыйлар. Әмма кайбер косметиканы суыткычта сакларга кирәк, дип яза life.ru.

Натураль һәм органик ингредиентлардан ясалган кремнар һәм сывороткалар бүлмә температурасында сакларга җайланмаган. +15 тән югары температурада алар берничә көндә бозылырга мөмкин.

С витамины булган дару һәм косметика белән дә шул хәл. Алар бозылмаска да мөмкин, әмма алар бүлмә температурасында дәвалау сәләтен югалта.

Шешенүгә каршы косметика – патчлар, маскалар һәм кремнар салкын урында сакланырга тиеш. Салкында сакланса, аларның эффекты да яхшырак була.

Гаҗәп, әмма парфюмны да суыткычта саклау хәерле. Чөнки салкында алар аромат сыйфатларын яхшырта, икенчедән, кояш нурлары аларны боза. Дөрес, савыт герметик булырга тиеш – башкача булганда, суыткычыгыздагы азык-төлекне бозуыгыз бар.

SPF булган продукцияне, ягъни кояштан саклый торган кремнарны суыткычта саклау хәерле.

Билгеле, азык-төлек янында саклау уңайсызлыклар тудыруы бар. Шуңа да мини-суыткыч алу – кулай вариант. Ә инде гадәти суыткычта саклаганда, морозильниктан ераграк булырга тиеш – аларны катырырга түгел, ә салкынча урында сакларга кирәк.

Составында май булган һәм декоратив чараларны суыткычта сакларга ярамый. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100