Тула шәһәрендә 34 яшьлек хатын-кыз батып үлгән. Ул боз астына төшеп киткән этен коткармакчы булган. Эт исән калган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.
Фаҗига булган көнне Елена этен гадәткә кергән маршрут буйлап йөртә. Аннары эт кисәк кенә Упа елгасына таба чаба. Биредә боз бик юка була – эт су астына төшеп китә.
Елена этен коткарырга дип елгага чаба. Аяк астында боз шартлап ярыла, һәм ул үзе дә бозлы суга төшеп китә.
Шаһитлар коткаручылар чакыра, тик соң була инде. Елена батып үлә, ул салкын судан чыга алмый. Эт исән кала, ул үзе яр буена кадәр йөзеп килә.
«Ул башкача булдыра алмый иде», «Бәхетсез хатын, бу, әлбәттә, хайваннарны чиксез ярату. Эт асраучылар аңлар. Язмыштыр…», «Яхшы кеше иде. Үз гомере бәрабәренә этен саклап калды. Бу – сирәк очрый торган хәл», – дип язалар социаль челтәрләрдә.
Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, Упа елгасы шактый тирән, кайсыбер урыннарда 5-8 метр тирәнлектә, үзе, карап торышка, сулык зур булмаган кебек тоелса да.
Бозлы суга төшеп киткән хатын-кыз шок кичерергә дә мөмкин: куллар һәм аяклар тыңламый башлый. Мондый капкыннан чыгу тәҗрибәле йөзүчеләргә дә кыен, су асты агымы бик тиз алып китә, диелә хәбәрдә.
Якыннары сүзләренчә, Елена этләрне бик ярата. Эштән бушаган вакытта ул сукбай этләр белән шөгыльләнүче приютларга, волонтерларга ярдәм итә.
Матбугат чаралары белешмәсе буенча, Елена яхшы вазифада эшли – ул кибетләр челтәренең сәүдә вәкилләре җитәкчесе була, үзенең матурлык салоны да бар, диелә хәбәрдә.