Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бозлы суга төшеп киткән кызны коткарырга маташкан егет үзе дә батып үлгән

Биш һәм җиде яшьлек кызлар яр буенда йөргәндә, фаҗига килеп чыга.

news_top_970_100

Ангарск шәһәрендә кыз бала бозлы суга төшеп киткән. Аны коткарырга дип суга 28 яшьлек егет ташланган. Ләкин ул баланы да коткара алмаган, үзе дә һәлак булган. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига Китой елгасындагы иске күпер янында була. Бу урында боз эреп бетмәгән. Шушы бозга ике кызчык чыга. Аларга биш һәм җиде яшь була. Кызларга тагын бер малай иярә. 

Язгы боз калынлыгы беренче сыйныфта укучы кыз баланы күтәреп торырлык булмый. Боз ярыла һәм бала суга төшеп китә. Бу хәлне узып баручы ир-ат күреп ала. Ул аска төшә һәм киемнәрен дә салмыйча суга керә. Тик егет озак йөзә алмый, ул Китой елгасы төбенә төшеп бата. 

Кыз бала бераз тыпырчына, тик ул тончыгып үлә. Баланың курткасына һава тулганга күрә генә, аның мәете су астына төшеп китми. Ир-атның мәетен әле дә тапмаганнар, урында водолазлар эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100