Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бозлы суда бата башлаган егет белән этне коткарган мизгелне видеога төшереп алганнар

Яшь егет этне коткару өчен бозлы суга ташланган, тик аннары үзе дә чыга алмаган.

news_top_970_100
Бозлы суда бата башлаган егет белән этне коткарган мизгелне видеога төшереп алганнар

19 декабрьдә Тверь шәһәрендәге Тверца елгасында бер эт бозлы суда бата башлый. Аны күреп алган яшь егет ярдәмгә ташлана. Тик этне коткарырга маташкан чакта егет үзе дә бата башлый. Әлеге вакыйганы шаһитлар видеога төшереп торган. Бу кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.

Эт юка бозга барып керә һәм бозлы суга төшеп китә. Бу хәлне башта бер хатын күреп ала. Ул ярдәмгә кешеләрне чакыра. Якыннан узып баручы 18 яшьлек студент егет этне коткару өчен бозга керә. Ул боз буйлап шуып барганда, үзе дә суга төшеп китә һәм бата башлый. Эт янына барып җитәргә өч метр чамасы ара калгач, боз шартлап ярыла.

Бәхеткә, биредә янәшәдә генә җилкәнле спорт төрләре белән шөгыльләнү үзәге була. Егет белән эткә ярдәмгә җилкәнле спорт тренеры килә. Ул көрәккә бау бәйли һәм суга бата башлаган егеткә ыргыта. Шулай итеп эт тә, егет тә исән кала.

Алар икесе дә исән-сау, артык туңмаганнар да. Этне волонтерлар приютка алган. Хәзер аңа яңа хуҗа эзлиләр. Егетне исә спорт мәктәбенә алып кереп, җылытканнар. Ул коткаручысына рәхмәт әйткән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100