news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бозлавыкны көтмәгез»: автомобиль тәгәрмәчләрен ни өчен хәзер үк алыштырырга кирәк

news_top
«Бозлавыкны көтмәгез»: автомобиль тәгәрмәчләрен ни өчен хәзер үк алыштырырга кирәк
Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

Машина йөртүчеләр шиномонтажларга барырга ашыкмый әле, гәрчә, белгечләр җәйге тәгәрмәчләрне кышкыларына алыштырырга киңәш итә инде. Тәгәрмәч алыштыруны ни өчен кичектерергә ярамый һәм бу хезмәт ничә сумга төшәчәк?

«Бозлавык башлангач эстакадада калганчы, хәзер алыштырып кую яхшырак»

Кыш якынлашуга карамастан, Татарстандагы шиномонтажга резина алыштырырга клиентларның күпләп килүе күзәтелми әле. Казандагы берничә шиномонтажга шалтыратып, «Татар-информ» хәбәрчесе әлегә чиратлар булмавын белешә, әмма һава торышы үзгәрүгә үк хәл үзгәрергә мөмкин.

Синоптиклар фаразына караганда, республикада җылы көз октябрь ахырына кадәр сакланачак. Әмма төннәрен температура 8 градуска кадәр төшәчәк, бу исә Татарстанның төрле җирләрендә бозлавык китереп чыгарырга мөмкин.

Экспертлар фикеренчә, автомобиль тәгәрмәчләрен алыштыруны кичектерергә кирәкми, чөнки шиналарны көзен алыштыру язгысына караганда күпкә хәлиткечрәк.

«Җәйге шиналар белән бозлавыкта калганчы, иң яхшысы – хәзер алыштыру һәм бер-ике атна коры асфальтта йөрү», – диде «За рулем» журналының баш мөхәррире Максим Кадаков.

Ә гадәти автомобильчеләр киресенчә, ашыгырга кирәкми дип саный һәм көндезге температуралар 5-8 градуска төшкәнче көтәргә җыена.

«Болытлы көннәр башлангач һәм көндез температура һичьюгы 8 градуска төшкәч кенә резинаны алыштырырга планлаштырам», – дип сөйләде машина йөртүче Игорь Байкин.

Фото: © Владимир Васильев ,«Татар-информ»

Бер ел эчендә илдә шиналарга уртача бәяләр бер процентка арткан

Татарстанда эконом-сегментта, кибетенә карап, кышкы резиналарга бәя бер покрышка өчен 2,3-4 мең сумнан башлана. Тотылган шиналарны санамаганда, мөгаен, болар иң арзан варианттыр.

Ләкин эконом-сегмент бөтен җирдә дә бер чама булса, премиаль шиналар 80, 100 меңгә дә җитә, ә кайбер кибетләрдә бер данәсе өчен 180 мең сум да була.

Росстатның соңгы мәгълүматларына караганда, ил буенча резиналарга бәя нибары 1 процентка арткан, ә Татарстанда бөтенләй 2 процентка төшкән. Максим Кадаков фикеренчә, бәянең болай аз артуы инфляциягә туры килми, халкының экономиясенә бәйле.

«Кешеләр күбрәк экономияләргә тырыша, һәм күпләр узган елда яңа шиналар сатып алуны киләсе елга калдырды. Нәтиҗәдә, узган елдан калдыкларның күп булуы һәм җәй дәвамында эшләнгән яңа продукция складларны тутырды», – дип саный автобелгеч.

Тулы шиномонтаж 2-6 меңгә чыга

Җәйге шиналарны алып, кышкыларын кую һәм мәҗбүри балансировкадан торган тулы шиномонтаж остаханәләрдә 2 меңнән 6 меңгә кадәр төшәчәк. Ахыргы сумма тәгәрмәчләрнең радиусына һәм автомобильнең үзенчәлекләренә бәйле була.

Мәсәлән, седан өчен 15ле радиуслы покрышкаларны дисктан дискка алыштыру якынча 5 меңгә төшә. Ләкин, резинаның икенче комплекты дисклар белән бергә булса, бәя күпкә түбән булачак.

Шулай итеп, покрышкаларны тулысынча алмаштыру һәм аларны иң бюджет вариантта сатып алу якынча 15 меңгә төшә.

Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Премиаль сегментның экономнан аермасы

Максим Кадаков кыйммәтле премиаль шиналарның арзанлыларыннан төп аермасын да аңлатты. Иң төп аерма, әлбәттә, покрышкаларның составында.

«Монда нәкъ борщ пешергәндәге кебек инде. Ул да бит ингредиентлары бер үк төрле булса да бик тәмле, яки тәмсез була», – дип аш-судан мисал китерде.

Аның сүзләренчә, премиаль шиналар, кагыйдә буларак, юлларда тотрыклылыкны, тормозны һәм теләсә нинди шартларда тизлек җыюны яхшырак тәэмин итә. Шулай ук йөргәндә тавышы каты чыкмый һәм ашалуга да күпкә чыдамрак була.

Шул ук вакытта бер төрле бәя сегментындагы шиналар да үзлекләре буенча аерылырга мөмкин. Моннан тыш, бәягә резинада шиплар булу да йогынты ясый: еш кына «липучкалар» дип атала торган шипсыз кышкы фрикцион шиналарга караганда, шиплылары һәрвакыт кыйммәтрәк була.

Чыганак: «Татар-информ», Александр Хевронин

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар