«Бозгансың җырны!» – Данир Сабировның Нәбиевләр гаиләсе турындагы клибын ошатмаганнар
Данир Сабиров үзенең «Язлар» җырына клип тәкъдим итте. Әлеге җырны 80нче елларда Татарстанның халык артисты, композитор Фирзәр Мортазин башкара иде. Данир җырга яңа сулыш өргән.
Клип сюжеты нигезенә Башкортстан блогерлары Индира һәм Рөстәм Нәбиевларның чын, саф мәхәббәт тарихы алынган. «Тормышның асылын, кадерен аңлар өчен, аларның тарихы – безгә зур мисал», – дип яза Данир. Клипта Рөстәм белән Индира образында башка геройлар уйный. Блогерларның үз тормышындагы туй, бәби туу кебек истәлекле мизгелләрнең дә кадрлары кергән.
Тик җырны Фирзәр Мортазин башкаруында тыңлап ияләшкән кешеләр Данирның җырлавын да, клипны да кабул итә алмаган.
«Да-а-а, Фирзәр Мортазин җырлавы күңелгә кереп калган. Бозгансың җырны, Данир! Пустой, җансыз жырлыйсың. Клипка килгәндә, ахыргы 2 минуты ярыйсы әле, Рөстәм белән Индира төшкән өлеше. Ә башында нинди усал йөзле, исерек кыяфәтле егет башлап җибәрде клипны. Полный провал! Фиаско!» – дип язган, мәсәлән, берсе.
«Бу җыр 85нче елларда бик популяр иде, кем жырлаганын хәтерләмим, азрак үзгәрткәнсез бугай», – дигән икенчесе.
Клипны карап, елап беткән кешеләр дә булган. Дөрес, аларны Данирның җырлавы түгел, Рөстәм белән Индира тарихы күз яше түгәргә мәҗбүр иткән.
«Шәп булган, елап беттем», «Искиткеч. Бик матур гаилә Рөстәм белән Индира. Алдагы көннәре бәхетле булсын», «Бик көчле клип булган бу», – дигәннәр.
Рөстәм Нәбиев үзе дә: «Бик матур, күңелгә тиярлек клип булган, Данир дустым. Зур рәхмәт, безнең тормыш, мәхәббәт юлыбызны эчтәлегенә салган өчен», – дип язып калдырган.