Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Бозга ышанган 57 һәм 55 яшьлек ир белән хатын-кыз Иделдә батып үлгән

15 нче декабрь көнне Татарстанның Лаеш районында Идел елгасында 57 яшьлек ир-ат һәм аның танышы – 55 яшьлек хатын-кыз батып үлгән.

news_top_970_100
Бозга ышанган 57 һәм 55 яшьлек ир белән хатын-кыз Иделдә батып үлгән

Ир белән хатын алдагы көнне Матюшино авылы янында, Иделдәге утрауларның берсендәге дачага ял итәргә килгән булса кирәк. Иртән алар Казанга кайтырга кузгала. Юлны кыскарак тоту өчен, ярга таба боздан гына барырга уйлый. Әле алай-болай  була калса дип, үзләре белән кабартулы көймә тартып баралар. Күрәсең, кирәге чыкса, батудан котылырга. Әмма боз ярылып су астына китәләр, тик көймәгә йөзеп менә алмыйлар.

Икенче көнне ирнең элекке хатыны, шалтыратуларга җавап бирмәвенә борчылып, ашыгыч хезмәтләргә шалтырата. Ир белән хатынны эзли башлыйлар, үле гәүдәләрен табалар. 

Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары башлангыч тикшерү үткәрә, дип хәбәр итә Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100