news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бозауларга аю ташланган

news_top

Башкортстанда бозауларга аю һөҗүм иткән. Бу хакта «Дуванский вестник» газетасына сылтама белән яза.

Дыуан районының Каракүл авылы янындагы электр көтүчесе белән җиһазландырылган болында бозау үләксәсе табылган. Белгечләр фикеренчә, бозауның өзеп алынган умыртка сөяге аңа нәкъ менә аю һөҗүм итүе турында аңлата. Белгечләр табышның бер өлешен калдырган урынга аюның кире кайтырга мөмкинлеген дә кире какмый.

Аучылар урман эченә кермәскә һәм урман яннарында да сак булырга киңәш итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар