news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бозаулаган сыер хуҗабикәсен таптый-таптый сөзеп үтергән

news_top
Бозаулаган сыер хуҗабикәсен таптый-таптый сөзеп үтергән
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Башкортстанның Әбҗәлил районында 74 яшьлек әбине сыеры сөзеп үтергән. Бу турыда «Әбҗәлил» сайты хәбәр итте.

Селивановка авылында яшәүче хатынның сыеры бозаулый. Хуҗабикә сарайга чыга, сыерын сава. Аннары чыгып китмәкче була, тик сыер арттан килеп, хуҗабикәне сөзеп ега. Әби егыла, ләкин сыер тынычланмый – ул хуҗасын таптый-таптый сөзә.

Әлеге коточкыч хәлне хуҗабикәнең улы күреп ала, ул «ашыгыч ярдәм» чакыра. Кызганычка, әбине табиблар коткара алмый, ул үлә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар