Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Боз өстендә торган утызлап машина берьюлы су астына китә язган

Кайбер балыкчылар машинадан үзләре чыга, башкаларына коткаручылар ярдәм итә.

news_top_970_100
Боз өстендә торган утызлап машина берьюлы су астына китә язган
Приморье крае буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Владивостокта утызлап машина берьюлы боз астына китә башлаган. Балыкчылар, машинаны бозда калдыру тыелуга карамастан, бер мизгелдә милекләрен югалта язган. Бу хәл турында РИА Новости хәбәр итте.

«Воевода бухтасында утызлап машина боз астына төшеп киткән, бер өлеше — түбәсенә кадәр, бер өлеше — капотларына кадәр, икенчеләре тәгәрмәчләренә кадәр. Кайбер балыкчылар үзләре чыга алган булса, калганнарына коткаручылар ярдәм итә: алар трослар белән машиналарны тартып чыгара», — дигән агентлыкка Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле.

Вәкил сүзләренчә, бу хәлнең сәбәбе — балыкчыларның машиналарда бозга чыгу кагыйдәләрен бозулары: алар акваториядә автомобильләрен бер-берсе белән янәшәдә куйган. Бу урында тирәнлек ике метрдан артмый, дип билгеләп үткән әңгәмәдәш.

«5 гыйнвар көнне сәгать 9:45тә яр буенда калдырылган егермеләп машинаның боз астына китүе мәгълүм була, суның тирәнлеге 1.5-2 метр (бу саннар ачыклана), ярга кадәр ераклык биш метр булган. Зыян күрүчеләр юк. Ярдәм күрсәтү өчен Владивосток эзләү-коткару отряды төркеме юлланган. Автомобильләр боз астына өлешчә төшеп киткән һәм автомобиль хуҗаларының бер өлеше мөстәкыйль рәвештә ярга чыккан», дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Приморье крае буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Бәхетле очрак буенча, бу вакыйгада корбаннар юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100