Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Боз астыннан ватып чыга алмады». Үсмер егет иптәшен коткарганда батып үлгән

news_top_970_100
«Боз астыннан ватып чыга алмады». Үсмер егет иптәшен коткарганда батып үлгән
"Татар-информ" архивы

Новосибирск өлкәсендәге Каменка авылында күлдә 17 яшьлек үсмер батып үлгән. Ул дустын коткарырга тырышканда һәлак була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига кичке якта була.

«А. һәм С. тугыз ел дус булды, мәктәптә укыганда ук танышканнар иде. Аерылмас иптәш булдылар. Без ул көнне кич белән өйгә кайтып бара идек. А. сөйгән кызы белән ачуланышкач, эчеп исерде дә боз өстенә кереп китте. Боз шартлады һәм А. су астына төшеп китте», – дип сөйли танышлары.

С. шунда ук дустын коткарырга ташлана.

«А. паникага бирелде, С.ны да сөйрәп алды. Шулай итеп С. су астына төшеп китте. Ул бозны ватып чыгарга маташты, тик булдыра алмады. Мин бөтен хезмәтләргә шалтыраттым, ярдәм сорадым. Бер ир-ат А. ны тартып чыгарырга өлгерде», – ди таныш егетләре.

Аннары килгән коткаручылар С.ның мәетен табып ала, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100