news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бохарада Казан тарихы: «Үзбәкстанда Мәрҗани турында фильм төшерәләр»

Үзбәкстанда Шиһабетдин Мәрҗанинең тормышына һәм мирасына багышланган «Мөгаллим» исемле нәфис фильм төшерәләр. Россия һәм Үзбәкстанның уртак проекты булган фильмда Татарстан кинематографистлары да катнаша. Фильмның премьерасы быел сентябрьдә «Алтын мөнбәр» кинофестивале кысаларында күрсәтелер дип көтелә.

news_top
Бохарада Казан тарихы: «Үзбәкстанда Мәрҗани турында фильм төшерәләр»
Фото: «Татаркино» матбугат хезмәте

Егерме елга якын дәшмәде

– Фильм күренекле дин галиме, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең балачагы, аның Бохара һәм Сәмәркандта укыган еллары турында сөйли, – дип яза «Республика Татарстан» порталы. – Галим шушы шәһәрләрдә фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнә башлый һәм мөгаллимлек юлына баса. Сценарий авторларының берсе – Салават Юзеев. Ул Мәрҗанинең 200 еллыгына «Шиһаб хәзрәт» документаль фильмын төшергән иде. Әмма ул вакытта галимнең шәхесен «альтернатив» караш белән күрсәтү күпләрдә ризасызлык тудырды.

Фото: «Татаркино» матбугат хезмәте

Шулай да, фильмының режиссеры Салават Юзеев булыр дип көтелгән иде. Тик нәтиҗәдә, режиссер булып, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты һәм Татарстан Дәүләт Советының элекке депутаты Рамил Төхфәтуллин билгеләнде. «Мөгаллим» фильмы аның 18 еллык тәнәфестән соң кабат кинорежиссурага кайтуын аңлата.

Исегезгә төшерәбез: 2000 еллар башында Рамил Төхфәтуллин кинода шактый актив эшләде. Ул берничә фильм, шул исәптән Гаяз Исхакый әсәре буенча «Зөләйха» һәм «Алтын шимбә» криминаль драмасын төшерде. Кинорежиссер сүзләренчә, озак вакыт фильм төшерми тору һөнәрдән күңел кайту белән түгел, ә яхшы сценарийлар булмау белән бәйле.

«Соңгы вакытта мин Мәрҗани шәхесе белән кызыксына башладым, аның турында күп укыдым. Аның хезмәтләрен, шул исәптән гарәп телендәгеләрен дә өйрәндем. Минемчә, бүгенге көндә бу мирас тагын да тирәнрәк өйрәнүне таләп итә. Фикер иясе һәм реформатор буларак, Мәрҗани шуңа лаек», – дип билгеләп үтә Рамил Төхфәтуллин.

Сер түгел, Мәрҗани хезмәтләренең күбесе бүгенге көнгә кадәр татар теленә дә тәрҗемә ителмәгән. Тарих һәм киләчәк буыннар белән төгәлләнмәгән шушы диалог фильм драматургиясенең нигезенә салынган. Анда төп игътибар тышкы вакыйгаларга түгел, ә геройның интеллектуаль һәм рухи үсешенә юнәлтелгән.

Үзбәкстан ягыннан проектның режиссеры булып Илһом Мөхәммәдиброһимов чыгыш ясый. Ул тарихи мирас темасын беренче тапкыр гына күтәрми: аның элеккеге фильмы Кытайда ислам динен таратуга зур өлеш керткән бохаралы Умар Кәмолиддин язмышы турында иде.

Камера яраткан артист

Фильм декабрь азагында Бохарада төшерелә башлады. Төп урыннарның берсе буларак Мири-Гарәб тарихи мәдрәсәсе сайланган. Үз вакытында Мәрҗани шунда белем алган (сүз уңаеннан, аның Казаннан Бохарага барып җитү юлы 7 айга якын вакытны алган). Бу турыда уку йорты бинасындагы истәлек тактасы сөйли, ә аның диварлары тарихи рух белән сугарылган. Мәдрәсәдә, фаразларга караганда, Шиһабетдин Мәрҗани яшәгән бүлмә дә сакланган.

Татарстан кинотөркеме Яңа елны Бохарада каршы алганнан соң, фильмны төшерү Сәмәркандта дәвам итте. Биредә фильмдагы үзәк вакыйгаларның берсе төшерелә: шәһәр казые (шәригать хөкемдары) татар егетенең белеменә хәйран кала һәм аны үз балаларына өй укытучысы итеп чакыра.

Яшь Мәрҗани ролен Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрыннан Булат Гатауллин уйный. Режиссер бу сайлауны артистны камера яратуы белән аңлаткан. 28 яшьлек Гатауллин өчен бу – кинодагы өченче зур роль: моннан тыш ул «Без – 41 нче ел балалары» хәрби драмасында һәм Салават Юзеевның «Гашыйклар тавы» фильмында уйнаган иде. Шул ук вакытта, ул театрда да үзен күрсәтә алган артист («Алтын битлек» лауреаты булуын да әйтеп китү кирәк) һәм үз көчен режиссурада да сынап карый. Фильмда танылган үзбәк артистлары да катнаша. Алар арасында Рано Шодиева да бар, аның кадрда күренүе фильмны җанландырачак. Фильмны төшерүчеләр урынның һәм чорның рухын чагылдыра торган киемнәрнең дөреслегенә зур игътибар бирә.

Проект продюсеры Миләүшә Айтуганова сүзләренчә, гыйнвар азагында – февраль башында төшерү эшләре Татарстанда дәвам итәчәк. Анда Казан театрлары артистлары җәлеп ителәчәк, ә Шиһабетдин Мәрҗанинең балачактагы образын җырчы Асылъярның улы Әмир башкарачак.

Фото: «Татаркино» матбугат хезмәте

«Алтын мөнбәр»не көтәбез

Уртак кинопроект идеясе беренче тапкыр 2022 елда «Алтын мөнбәр» Казан кинофестиваленең питчингында үзбәк кинематографистлары тарафыннан яңгыратылган иде. 2024 елның мартында «Үзбәккино» һәм «Татаркино» вәкилләре «Мөгаллим» фильмын халыкара копродукция форматында төшерү турында меморандум имзалады. Россия Мәдәният министрлыгы исә проектка дәүләт субсидиясе бүлеп бирде. Фильмны эшләүдә «Мосфильм» киноконцерны базасында эшләүче «Фильм Фьюжн ПРО» кинокомпаниясе дә катнаша.

Фильмның премьерасы быел сентябрь аенда «Алтын мөнбәр» кинофестивале кысаларында планлаштырыла. Бу вакытта Казан рәсми рәвештә ислам дөньясының мәдәни башкаласы хокукларына керәчәк. Сүз уңаеннан, 2025 елда бу статусның Сәмәркандта булуы үзенчәлекле символик мәгънәгә ия.

Белла Әхәтова, «Республика Татарстан»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар